Музыкальный вечер

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

Безнең рухи байлыгыбыз, милли традицияләребез исән. Алар безгә бүгенге һәм киләчәк өчен кирәк. Күргәнебезчә, халкыбызның йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрен өйрәнү зур әһәмияткә ия. Дөрестән дә, диннән, телдән башка яши алмаган кебек, халык алардан башка да милләт буларак яшәвеннән туктар иде. Татар халкы һәр вакыт үзенең йолаларына тугры булды. Чөнки алар безгә бик ерак бабаларыбыздан мирас булып калганнар. Безнең максат: аларны югалтмыйча, саклап калу, буыннан буынга тапшыра бару.
Бүген Ике басу Арташ мәдәният йортында китапханә белән берлектә үсеп килүче буын – балалар өчен “Безнең байлыгыбыз – халкым моңнары” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырдык. Музыкаль кичәнең асылы – ул татар-халык моңнары иде. Халкыбызның ерак гасырлардан алып килгән үзенә генә хас моңнары җырлары бар. Сөенеч-көенечтә дә, эштә һәм ял вакытында, борчу-сагышларында да, кайгы килсә дә татар халкы боларның барысында моңга салган. Уен җырлары, такмаклар шулай ук киң таралган. Кичә барышында “Әбиемнең күңел сандыгына” да тукталды. Анда сакланган чиккән кульяулык, сөлге, калфак, беләзек, челтәрләргә багышлап язылган җырларны җырладык. Кульяулык ярдәмендә “Көйне таны” уены уйнадык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International