Эш атнасын Финанс - бюджет палатасы коллективы Казанга сәфәр белән тәмамлады. Бу баруында коллектив Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары тарафыннан тәкъдим ителгән "Казан егетләре" комедиясен тамаша кылды. Әлеге спектакль моннан 30 - 40 еллар элек режиссёр Фәрит Бикчәнтәев тарафыннан бик уңышлы куелса, бүгенгесе исә режиссёр Айдар Җаббаровның иҗат җимеше буларак, тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителде. Җомга киче коллективтагы һәркемнең күңелендә матур тәэсирләр калдырды.