25 март көнне Арча шәһәрендә XVI Республикакүләм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган «Арча ягы - данлы Тукай ягы» балалар иҗаты конкурсы булып узды. Конкурс ел саен яшь буынга рухи һәм әхлакый тәрбия бирү, татар милли һәм сәнгать мәдәнияте хәзинәләренә киң җәлеп итү, иң яхшы традицияләрне саклау, һөнәри осталыкны, үзешчән халык сәнгатен популярлаштыру һәм алга таба үстерү, яшь талантларны ачыклау, кызыксындыру һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Быел коронавирус йогышы (COVID-19) таралуга юл куймау буенча өстәмә чаралар белән бәйле рәвештә, конкурсны оештыру комитетына җибәрелгән видеоязмалар буенча дистанцион форматта үткәрделәр. Әлеге конкурста Саба балалар сәнгать мәктәбеннән музыка бүлеге укучылары катнашты.
Конкурс нәтиҗәләре:
"Баян" номинациясендә»:
Гайсин Нурсил-1 дәрәҗә Лауреат (җит.Фатыйхова Р. Г.)
Шамилов Рәмзил-1 дәрәҗә Лауреат (җит.Фатыйхова Р. Г.)
Кәримуллин Дамир-1 дәрәҗә Дипломант (җит.Солтанов С.Н.)
«Халык уен кораллары ансамбле " номинациясендә»:
Гармунчылар ансамбле-2 дәрәҗә Лауреат (җитәкчесе.Газизов А. З.)
Курайчылар ансамбле-2 дәрәҗә Лауреат (җитәкчесе.Солтанов С.Н.)
Курайчылар дуэты-3 дәрәҗә Лауреат (җит.Солтанов С.Н.)
«Курай» номинациясендә»:
Хайриев Илдус-1 дәрәҗә Дипломант (җит.Солтанов С.Н.)
Хәйбриев Ильяр-1 дәрәҗә Дипломант (җит.Солтанов С.Н.)
«Фортепиано» номинациясендә»:
Хөснетдинова Динара-2 дәрәҗә Лауреат (җит.Яхина Г. И.)
Укучыларыбызны һәм аларның укытучыларын җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!