Сәнгать мәктәбе укучысы Ганиева Зилә- «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» дигән яңа балалар рәсем конкурсы җиңүчесе.
4 июнь көнне Алан-Елга авылында Сабантуйга бирнә җыелды. Әлеге йоланы Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл җирлеге башлыгы оештырды. Ел саен авыл халкы милли бәйрәмне көтеп ала, ә монысы бер еллык тәнәфестән соң аеруча кадерле. Быел да бәйрәмгә бүләкләр җыю бик күңелле узды. Хуҗалар безне кадерле кунак итеп каршы алдылар, яхшы теләкләр белән бүләкләр тапшырдылар, ә балаларга тәм-томнар өләштеләр. Иң кадерле һәм кыйммәтле бүләк исә, яшь килен Ләйсәннең кулдан чиккән сөлгесе булды.
Сабантуй алдыннан татарларда үткәрелә торган йола - халык аны шулай көтеп ала. Гармунның дәртле тавышына өйдән кешеләр чыга һәм артистлар белән бергә биюгә җибәрелә. Һичшиксез, Сабантуйга бүләкләр алып чыгалар. Шул максат белән 3 июнь көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре милли бәйрәмебез-Сабан туена чакырдылар.
Сабантуй-ул иң яраткан, иң күңелле, иң тантаналы халык бәйрәме. 2 июнь көнне Мамалай авыл клубында Балаларны яклау көне уңаеннан «Исәнме, җәй!» дип исемләнгән балалар сабантуе оештырылды. Чүлмәк вату, таяк һәм аркан тарту, капчык киеп йөгерү, конкурслар - барлык бу ярышларда балалар зур энтузиазм белән катнаштылар. Җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә бар иде, әмма берәү дә кәефен төшермәде, бәйрәм кәефе Сабантуй азагына кадәр сакланды. Бәйрәм чәй табыны артында тәмле коймак белән тәмамланды. Балалар өйләренә яхшы кәеф һәм бүләкләр белән таралыштылар.
1 июнь Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан районыбызның мәдәният хезмәткәрләре үзәк мәйданда “ Балачак” бәйрәме уздырды. Саба балалар сәнгать мәктәбенең тынлы уен кораллары оркестры “Әкияттә кунакта” парадын башлап җибәрде. Парад барышында катнашучылар үзләренең велосипедларын, самокатларын, коляскаларын бизәп, әкият геройлары киемнәрен киеп, майдан уртасыннан уздылар. Әти-әниләр дә парадта балалары белән бергә катнашып, бәйрәмгә ямь өстәделәр. Районыбызның “Торнадо” командасы да читтә калмады. Алар үзләренең картинг машиналарында осталыкларын күрсәттеләр. Райондашларыбызны бәйрәм белән Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы котлады. Парадта катнашучылар барысы да бүләкләргә ия булдылар. Чара Аллаһияр һәм Хөснулла Валиуллиннар исемендәге сәнгать мәктәбенең җыр, биюләре белән үрелеп барды. Балалар өчен китапханәчеләр төрле аланчыкларда мастер-класслар, уеннар оештырдылар.
Саба балалар сәнгать мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучыларына таныклыклар тапшыру тантанасы.
Борын-борыннан Россия үзенең яклаучылары: көчле, кыю сугышчылары, талантлы полководецлары белән дан тоткан. Кнәз Александр Невский әнә шундыйларның берсе булган. 29 май көнне Мамалай авыл клубында, Бигәнәй китапханәсе белән берлектә, А. Невскийның тууына 800 ел тулуга багышланган «А. Невскийны искә алу көне» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде. Әңгәмә барышында китапханәче һәм клуб мөдире төп геройның тарихи биографиясе һәм гажәеп шәхесе белән таныштырдылар. Александр Невский-дәүләт эшлеклесе, бөек полководец һәм Рус Жире сакчысы, ул бер генә сугышта да оттырмаган. Ул хәрби батырлык белән генә түгел, зирәклеге белән дә дан тоткан. Чарада аның Невск сугышында һәм боз остендәге сугышта жинүләре, үз халкын саклап, дошманнар белән батырларча көрәшүе турында белделәр.
28 май көнне Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган «Көйне таны " дип аталган музыкаль кичә үткәрделәр. Җырларга һәм күңел ачарга бар кеше дә ярата, чөнки музыка – кешенең уңай эмоцияләре чыганагы. Уенга яшь һәм кызыксынучанлыкка карап "Заманча җырлар"," Татар халык җырлары"," С .Фәтхетдиновның репертуарыннан җырлар"," Әниләр турында җырлар"," Р. Миңнуллин сүзләренә җырлар " , «Агач исемнәре кергән җырлар”кебек төрле җыр категорияләре сайлап алынды.Чарада катнашучылар көйләрне таныдылар һәм яраткан җырларын җырладылар. Елмаюлар, яхшы кәеф катнашучыларны ташламады, ә җиңүчеләр призлар белән бүләкләнде.Чара «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.
Төрле дәрәҗәдәге конкурсларда җиңү яулаган укучыларны тәбрикләү тантанасы.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 26 майда Китапханәчеләр көненә Югары Шытсу мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре “Әдәби дартс” дип аталган интеллектуаль уен үткәрделәр. Чара китапханәчеләр – Мәүлетова А.Ф. һәм Заһидуллина В.М.ны бәйрәм белән котлаудан башланды. Аннан уенга күчелде. “Әдәби дартс”ның нигезендә классик дартс уены ята. Түгәрәкнең һәр секторындагы саннарга «И туган тел», «Табигатьтә кунакта», «Җырлап яшик”, «Әкиятләр илендә” дигән темалар астында сораулар туры килә. Дротиклар белән мишеньгә тидереп, катнашучылар табигать турында табышмаклар чиштеләр, туган тел турындагы мәкальләрдәге төшеп калган сүзләрне таптылар, татар, рус, башкорт, керәшен җырларын җырладылар, халык әкиятләре буенча кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр. Интеллектуаль уен отышсыз лотерея белән тәмамланды.