"Литературный дартс"

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 26 майда Китапханәчеләр көненә Югары Шытсу мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре “Әдәби дартс” дип аталган интеллектуаль уен үткәрделәр. Чара китапханәчеләр – Мәүлетова А.Ф. һәм Заһидуллина В.М.ны бәйрәм белән котлаудан башланды. Аннан уенга күчелде. “Әдәби дартс”ның нигезендә классик дартс уены ята. Түгәрәкнең һәр секторындагы саннарга «И туган тел», «Табигатьтә кунакта», «Җырлап яшик”, «Әкиятләр илендә” дигән темалар астында сораулар туры килә. Дротиклар белән мишеньгә тидереп, катнашучылар табигать турында табышмаклар чиштеләр, туган тел турындагы мәкальләрдәге төшеп калган сүзләрне таптылар, татар, рус, башкорт, керәшен җырларын җырладылар, халык әкиятләре буенча кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр. Интеллектуаль уен отышсыз лотерея белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International