Төрле дәрәҗәдәге конкурсларда җиңү яулаган укучыларны тәбрикләү тантанасы.

2021 елның 28 мае, җомга

28 май көнне Ш.Биктимиров исемендәге район мәдәният йортында Саба балалар сәнгать мәктәбендә белем алучы, төрле  дәрәҗәдәге конкурсларда җиңү яулаган укучыларны тәбрикләү тантанасы  узды. Чара барышында Саба районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов, мәдәният бүлеге җитәкчесе Р.Ф. Заһидуллин  котлау сүзләрен җиткереп, халыкара, бөтенроссия, төбәкара һәм республика конкурсларында җиңү яулаган укучыларга диплом һәм истәлекле кубоклар тапшырдылар. Саба балалар сәнгать мәктәбе директоры Газизов А.З. балаларга район һәм мәктәп күләмендә үткәрелгән чараларда актив катнашканнары өчен рәхмәт сүзләре белдерде һәм укучыларга диплом һәм медальләр тапшырды. Мәдәният йорты фойесында укучыларның  диплом һәм кубокларыннан күргәзмә оештырылды. Укучылар тамашачыларны  матур чыгышлары белән сөендерделәр. Һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде. Бәйрәм югары дәрәҗәдә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International