Сәнгать мәктәбе укучысы Ганиева Зилә- «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» дигән яңа балалар рәсем конкурсы җиңүчесе.

2021 елның 5 июне, шимбә

1 марттан 30 апрельгә кадәр балалар өчен экологик рәсем республика конкурсы узды. Чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган иде. Конкурс укучыларны патриотик тәрбияләү, экологик белемнәрне пропагандалау, экологик культура дәрәҗәсен күтәрү, экологик җаваплы гражданнар үстерү, иҗади сәләтләр формалаштыру һәм үз фикерләреңне рәсем аша дөрес һәм кызыклы итеп белдерү максатыннан үткәрелде. Чараны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы оештырды.Әлеге конкурста 1 нче урынга  “Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе” рәсем бүлегенең 3 сыйныф укучысы Ганиева Зилә (укытучысы Галиева Эльвира Раеф кызы) лаек булды. Конкурста җиңүчегә истәлекле бүләкләр һәм диплом тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International