4 июнь көнне Алан-Елга авылында Сабантуйга бирнә җыелды. Әлеге йоланы Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл җирлеге башлыгы оештырды. Ел саен авыл халкы милли бәйрәмне көтеп ала, ә монысы бер еллык тәнәфестән соң аеруча кадерле. Быел да бәйрәмгә бүләкләр җыю бик күңелле узды. Хуҗалар безне кадерле кунак итеп каршы алдылар, яхшы теләкләр белән бүләкләр тапшырдылар, ә балаларга тәм-томнар өләштеләр. Иң кадерле һәм кыйммәтле бүләк исә, яшь килен Ләйсәннең кулдан чиккән сөлгесе булды.