ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2023 ел
якшәмбе

Халыкара туган тел көне 21 февральдә билгеләп үтелә. Шул максаттан, Юлбат авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре «Тел-ул халык җаны»дигән фольклор сәгате үткәрделәр. Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында чара кеше һәм җәмгыять тормышында телнең ролен күрсәтү ,туган телгә һәм тугандаш халыклар теленә мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Чарада катнашучыларга туган телнең байлыгы һәм кабатланмаслыгы, туган ягыбызның ничек кадерле булуы, Татарстан Республикасында яшәүче халыклар, халык традицияләре һәм гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Балалар мәкаль һәм әйтемнәрнең ахырын бик теләп чиштеләр. Чара "Туган тел"җырын күмәк башкарып тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

18
февраль, 2023 ел
шимбә

Район Үзәк Китапханәсе китапханәчеләре Урта Саба авыл клубы белән берлектә “Муса Җәлил – һаман безнең арада”
 дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. 
Чарада  катнашучылар Муса Җәлилнең шигырьләре һәм китаплары белән танышып, викторина сорауларына кызыксынып актив җавап бирделәр. Чара ахырында М.Җәлилнең шигырьләре кычкырып укылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

15
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

15 февраля Рахима Валиуллина пригласила к себе в гости участников клуба" Мишә Дулканнары". 
Писатели – необычные люди. Их фантазия заставляет нас грустить, радоваться, рассуждать, думать.
Участники мероприятия поделились своими стихами, провели бесуду  о книге Рахимы Валиуллиной "Язмышлардан юктыр узмышлар".

Тэги: Мәдәният бүлеге

Күренекле​ опера​ башкаручысы, дөньякүләм танылган​ артист, якташыбыз​ Федор​ Шаляпинның​ тууына​ 150​ ел​ тулды. Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе Федор Шаляпинның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган төбәкара конкурсында​ җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы уздырды. Бәйге нәтиҗәләре буенча Хәмидуллина Әдилә, Шамилов Рәмзил «Федор Шаляпинның тормышы һәм иҗаты буенча иң яхшы эзләнү-тикшеренү эше» номинациясендә, Габдрахманова Мәдинә «Иң яхшы иллюстратор» номинациясендә һәм Маликова Алисә «Әдәби мирас» номинациясендә җиңүчеләр булдылар. Аларга Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук бәйгедә актив катнашкан Галиакберова Самира һәм Шакирова Мәрьямгә Сертификат һәм бүләкләр тапшырылды. Барлык катнашучыларны котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар һәм яңа җиңүләр теләп калабыз!

Тэги: Мәдәният бүлеге

14
февраль, 2023 ел
сишәмбе

Бүген, 2023 елның 12 февралендә," Х. һәм А. Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе" укучылары һәм укытучылары  "VI Халыкара" Татарстан җәүһәре "фестиваль-конкурсында катнаштылар. Әлеге конкурс ТР Министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән Түбән Кама шәһәрендә "Халык иҗаты Йорты" нда узды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Буыннан-буынга күчә торган милли йолалар, гореф-гадәтләр вакытлар узу белән һичтә әһәмиятләрен югалтмыйлар, киресенчә, аларның кыйммәте арта гына. Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребез, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады.

  Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләрелына карата, халкыбызның борынгы йолаларын, гореф-гадәтләрен яшь буынга җиткерү максатыннан, Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбенең 1нче сыйныф укучылары өчен “Халкымның милли йолалары һәм бәйрәмнәре” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде, видеопрезентация курсәтелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

13
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

13нче февраль көнне “Куркынычсыз Рунет атналыгы 2023 “ көне уңаеннан Саба гимназиянең 4  “В” сыйныфы укучылары өчен "Куркынычсыз һәм файдалы интернет"дигән танып белү сәгате үткәрелде. Чарада район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Интернетның нәрсә икәнлеген, челтәрдә мөстәкыйль эш башлар алдыннан нинди төп кагыйдәләрне белергә, мошенниклыктан ничек сакланырга кирәклеген сөйләделәр. Ә укучылар Интернетта вакытны ничек уздырулары, интернетның нинди файда китерүе һәм зыян китерә алуы турында бүлештеләр. Чара интернетта куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә багышланган викторина белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

12
февраль, 2023 ел
якшәмбе

Изге Рамазан ае якынлаша. Һәр мөслимә үз балаларына бер ай алдан ук төрле биремнән әзерләргә тырыша. Бүген адвент-календарь ясау буенча мастер-класс узды. Мастер-класста "Хыял" яшь әниләр клубы әгъзалары һәм аларның балалары катнашты.
Тәрәзәләр һәм биремнәр белән плакат формасындагы  календарь изге ай көннәрендә нәрсә эшләргә кирәклеген күрсәтә. Көн саен мондый биремнәрне үтәү һәм моның өчен бүләкләр алу дулкынландыргыч һәм бәйрәмгә тылсымлы атмосфера өсти!

Тэги: Мәдәният бүлеге

 

    15 февраль-Әфганстан территориясендә хәрби конфликтта катнашып, үз гомерләрен биргән кешеләрне искә алу көне. Шул уңайдан, 11 февраль көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре «Әфганстан тарафыннан көйгән җаннар…», ул чорның кадрларын, тарихи белешмәләрне тыңлап һәм слайдларда карап , кыскача күзәтү ясадылар. Укучылар илебез тарихы турында белемнәрен тулыландырдылар, ватанпәрвәрлек, Ватанга мәхәббәт хисләрен, буыннарның тарихи бәйләнешен күрделәр.                                          Әфган сугышы тәмамлануга күп еллар үтте. Авыр сугыш, ул озак ун ел дәвам итә. Совет сугышчылары үз бурычларын намус белән үтәделәр, безнең чикләребезне сакладылар. Анда бик күп үлүчеләр, геройлар бар. Алар арасында 1982 елда Әфганстанда һәлак булган якташыбыз Тенеки авылында туып-үскән Харисов Илгизәр Тимершаех улы да бар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

11
февраль, 2023 ел
шимбә

11 февраль көнне Саба районы мәдәният йортында «Ил язмышы – ирләр иңендә!» дигән тарихи-тематик кичә узды. Бу чара совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгаруга 34 ел тулуга багышланган иде. Котлау сүзе белән подполковник Габдрахманов А.Н, Әфган сугышында катнашучылар Шәрипов Х.Ф., Вәлиев Ф.Т. чыгыш ясадылар. Чарада Шәмәрдән модель китапханәсе хезмәткәре Л.Д. Мөхәммәтҗанова, «Юнармия» мәктәп отряды активистлары (җитәкчесе Вәлиуллин Д.М.), Шәмәрдән лицее укытучылары катнашты. Бу кичә тамашачылар өчен документаль һәм әдәби-сәнгать стилендә тәкъдим ителде. Заманның үз хәтере – тарих бар. Шуңа күрә без миллионлаган гомерләрне алып китүче һәм күңелләребездә тирән эз калдыручы кеше фаҗигаләрен беркайчан да онытмыйбыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International