Бүгенгесе көндә тарихи һәйкәлләргә игътибар артты, бигрәк тә бу безнең туган ягыбызда нык сизелә. Һәрбер кеше өчен үз халкы тарихында мөһим булган вакыйгаларны искә алу зур әһәмияткә ия. Тарихи һәйкәлләренең роле язучыларның күпсанлы әсәрләрендә дә күзәтелә. Саба туган якны өйрәнү музеенда «Туган якны өйрәнүчеләр» клубына йөрүчеләрнең чираттагы утырышы «Саба районының тарихи урыннары һәм һәйкәлләре» темасына уздырылды. Чара барышында катнашучыларга Өтернәс шәһәрчеге, Эзмә авылының иске зиратындагы борынгы кабер ташы, Завод-Нырты авылындагы бакыр эретү заводы, тагын күп кенә истәлекле урыннар турында сөйләнелде. Безнең районда күп кенә тарихи урыннарның барлыгы искә төшерелде, халкыбыз тарихы битләрендә мөһим урын биләп торуы искәртелде.