ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2024 ел
җомга

Кояш һәм яз бәйрәме Нәүрүз, гореф-гадәтләр буенча март уртасында билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда мәктәп укучыларына әңгәмә-викторина үткәрелде. Чара барышында укучылар белән иң матур ел фасылларының берсе яз турында сөйләшенде, аннары балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, чара барышында алынган белемнәрен тикшерделәр. Соңыннан катнашучылар өчен агач такта буяу буенча мастер-класс оештырылды. Балалар алмагач чәчәкләрен ясадылар, ә бу исә, язның килүен, ә аннан соң җәйнең дә якынлашуын аңлата.

Тэги: Мәдәният бүлеге

8
март, 2024 ел
җомга

8 март көнне Байлар Сабасына, эш сәфәре кысаларында, Рөстәм Миңнеханов килде. Капиталь ремонттан соң Саба район үзәк китапханәсендә булды. Бина 1964 елда ук төзелгән. 2023 елда биредә масштаблы реконструкция башланды. Нәтиҗәдә, китапханә тулысынча үзгәрә. Укучыларга уңайлы булсын өчен яңа җиһазлар сатып алынган. Аерым алганда, китапларны электрон укучы билетына теркәргә һәм кире кайтарырга мөмкинлек бирүче терминал барлыкка килгән.

Тэги: мәдәният бүлеге

7
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Якты, матур 8 Март бәйрәме якынлаша. Бу шатлыклы бәйрәмдә хисләреңне күрсәтү өчен, әниләргә үз кулларың белән бүләк ясау бик мөһим. Ул бүләккә җан һәм кул җылысы салынган була. Бу яраткан әниләребезнең никадәр кадерле булуының иң яхшы дәлиле булачак. Аларга мондый игътибар чын күңелдән бик ошар. Шул исәптән, 8 март бәйрәме алдыннан Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда иң актив укучылар өчен “Әнигә бүләк” дип исемләнгән иҗат сәгате үткәрелде. Балалар музей хезмәткәрләре белән бергә яраткан әниләре өчен матур бүләкләр ясадылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

6
март, 2024 ел
чәршәмбе

5 март көнне район мәдәният йортында “Милләт яме - йола, бәйрәмнәрдә” район фестиваль-конкурсының концерты булып узды.

5 март көнне Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы Тимершык урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары өчен, ремонттан соң, район китапханәсе буенча экскурсия үткәрде. Балалар китапханә тарихын игътибар белән тыңладылар, китап укучылар өчен яңа мөмкинлекләр белән таныштылар. Аннары Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре укучылар өчен  «Барысын да белергә телим»дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Укучылар 2 командага бүленеп, кызыклы, мавыктырыч, фикерләү турлары аша үз белемнәре белән көч сынаштылар. Интеллектуаль уен аша укучылар  үзләренең белем запасын күрсәтеп кенә калмыйча, уңай эмоцияләр  алып, күп кызыклы мәгълүматлар  белделәр. Чара “Шәм ясау” мастер-классы белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

5 март көнне Саба район китапханәсендә, якынлашып килүче 8 март бәйрәме уңаеннан, китапханә каршында эшләп килүче  "Мишә дулкыннары", "Сөембикә", "Алтын куллар" клублары өчен очрашу оештырылды. Алар өчен ҮКС директоры Билалова Ляйсан Рәкыйп кызы яңартылган китапханә буйлап экскурсия үткәрде. Чараның икенче өлешендә Саба мөхтәсибәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Галимҗанов Алмаз Хәйдәр улы белән очрашу булды. Хәзрәт барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлады, хатын-кызларның җәмгыятьтә, гаиләдә зур роле, гаилә кыйммәтләре турында сөйләде. Очрашу һәркемнең күңеленә хуш килде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

4
март, 2024 ел
дүшәмбе

3 мартта Саба район китапханәсендә ротангадан кашпо үрү буенча мастер-класс үткәрелде. Мастер-класста 7 кеше катнашты.

Тэги: мәдәният бүлеге

2
март, 2024 ел
шимбә

2 март көнне Балтач районында III Төбәкара "Талантлар парады" балалар иҗат фестиваль-конкурсы узды.

Конкурс нәтиҗәләре: Мөхәммәтгалиева Азалия - III дәрәҗә дипломант.

 Рахматуллина Мәликә - III дәрәҗә дипломант.

 Габтрахманова Самира - II дәрәҗә дипломант.

 Абсәлихова Зилия - I дәрәҗә дипломант.

 Павлова Ксения - III дәрәҗә лауреат.

Давыдова Эвелина - III дәрәҗә лауреат.

 Сәлимова Сафия - III дәрәҗә лауреат.

 Садыйкова Мәрьям-  II дәрәҗә лауреат.

 “Экспромт” хореография коллективының “Сплетение” төркеме -  II дәрәҗә лауреат. Давыдова А. М. - I дәрәҗә лауреат.

 “Экспромт” хореография коллективы - I дәрәҗә лауреат.

Укучыларыбызны котлыйбыз һәм алга таба да җиңүләр телибез!

Тэги: Мәдәният бүлеге

«Бер очрашу – үзе бер гомер» -  очрашу, кичә.
1 март - язның беренче көнендә, Саба район китапханәсе лаеклы ялда булган ветеран китапханәчеләрне үзенә җыйды. Чараны реконструкциядан соң яңартылган яңа бина буенча экскурсиядән башладык.Үзгәрешләр, китапханә эшчәнлегенә күзәтү ясап, элек эшләгән эш урыннарын исләренә төшерделәр, хәтирәләр яңарттылар.
Чараның икенче өлешен чәй өстәле артында дәвам иттек. Өлкәннәребезгә китапханәбездә эшләнгән эшләр, ирешелгән үрләр турында Ләйсән Ракиповна таныштырды. Озак еллар мәдәният бүлеген җитәкләгән Миннехат Гатович үзенең хис – кичерешләре белән уртаклашты, соклану, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Һәр китапханәче үз эшчәнлеге турында, тормышы, эштә булган кызыклы вакыйгалар белән уртаклаштылар. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Фидаилевич өлкәннәребезгә олы рәхмәтләрен җиткереп, алга таба да безгә өлге булырга язсын дигән теләкләр белән таралыштылар

Тэги: мәдәният бүлеге

1
март, 2024 ел
җомга

Музейга килүче өлкән буын кешеләре өчен үткәрелә торган музей дәресләре төбәкнең тарихи-мәдәни мирасы белән кызыксынуга, аларны җәмгыятьнең мәдәни тормышына  үз өлешен кертүгә һәм үзара аралашу, аларга игътибар күрсәтү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Шуңа бәйле рәвештә Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда өлкән буын вәкилләренең чираттагы җылы, җанлы очрашуы узды. Бу юлы музей дәресендә катнашучылар белән Лесхоз поселогында балалар бакчасының барлыкка килү тарихы турында фикер алышынды. Яңа балалар бакчасы ачылу белән бәйле кайбер вакыйгаларны искә төшерделәр. Дәрес ахырында алар өчен «Алтын балык» мастер-классы үткәрелде. Һәркем үз эшендә иҗади осталыкларын тормышка ашырырга тырышты.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International