ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

             2025 елның 02 апрелендә «Абилимпикс» чемпионатларының ярыш программасының бер өлеше булган «мөмкинлекләр фестивале»чарасы узды. 
Саба муниципаль районының «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәт күрсәтүчеләре:

нәфис сүз;

җырлау сәнгате;

төймә белән рәсем ясау;

сәйлән эшләнмәләр ясау;

пирография;

сабын кайнату;

пластилин белән рәсем ясау компетенцияләрендә актив катнаштылар. 
            «Мөмкинлекләр фестивале» нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар да сертификатлар һәм кызыксындыру призлары алды. 
             Барысына да чара бик ошады, «Мөмкинлекләр фестивале» ндә катнашучылар үзләренең остазлары белән һөнәри мәйданчыкларда матур эшләнмәләр ясадылар.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Саба районы

2
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

Ел саен 2 апрельдә Бөтендөнья аутизм турында мәгълүмат тарату көненә багышланган чаралар кысаларында «Зәңгәр белән кабыз» акциясе үткәрелә. Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре үзенчәлекле балаларга карата толерантлы мөнәсәбәт формалаштыру максатында акция үткәрде. "Зәңгәр белән кабыз» - социаль флешмоб, анда теләгән һәркем катнаша ала. 2 апрель көнне барлык теләк белдергән кешеләр бу акцияда катнаша ала.  Зәңгәр төстәге кием яки аксессуар кияргә, күккә зәңгәр шарлар җибәрергә, торак, офис яки мәктәп тәрәзәләрен зәңгәр гирляндалар белән яктыртырга, социаль челтәрләрдә #зажгисиним һәм #2апрель хэштеглары белән акцияләр турында сөйләргә мөмкин.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе Саба районы

27
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

 

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының Социаль фонды белгечләре килде. 


22
март, 2025 ел
шимбә
Бүген Югары Утар балалар интернат-йорты хезмәткәрләре фронтка гуманитар ярдәм әзерләделәр.
Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары-Утар балалар интернат-йорты

20
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Тәлгат Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән китапханәнсенең уку залында әдәби сәгать узды. 


19
март, 2025 ел
чәршәмбе

Саба районының «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре маскировка складында булдылар һәм техниканы дошманның пилотсыз очу аппаратларын күрүеннән саклау өчен маскировка челтәрләре ясауга керештеләр. Әлеге кирәк-яраклар махсус хәрби операция уздыру зонасында актив кулланыла. Маскировка челтәрләре кирәкле ресурс булып тора һәм зур күләмнәрдә таләп ителә. Алгы сызыктагы хәрби хезмәткәрләребезгә ярдәм итәргә тырышып, без шулай ук челтәрләр үрү процессына кушылырга булдык. Һәркем үз өлешен кертергә һәм свода катнашучыларга ярдәм итәргә тели. Эшкә дә, волонтерлык эшчәнлегенә дә вакыт табабыз, чөнки иң мөһиме – битараф калмау һәм тизрәк җиңүгә ирешүгә ярдәм итү!

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Саба районы

18
март, 2025 ел
сишәмбе

18 март көнне «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Саба гимназиясенен Беренчеләре белән Кырымның Россиягә кушылу көненә белешмәләр тараттылар.

Чараның максаты: гражданлык-патриотик һәм рухи-әхлакый сыйфатларны формалаштыру; Россиянең һәм Кырым Республикасының берләшү тарихы белән танышу; Россиянең тарихы һәм мәдәнияте турындагы белемнәрне үстерү һәм тирәнәйтү.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе Саба районы

7
март, 2025 ел
җомга
7 нче мартта, язның беренче бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көненә әзерлек буларак, тәрбиячеләр җитәкчелегендә "Югары -Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат – йорты дәүләт казна учреждениесендә» мастер-класс үткәрделәр.
Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары Утар балалар интернат-йорты

Язның беренче ае гадәттәгечә Халыкара хатын-кызлар көне белән ассоциацияләнә, бу бәйрәм Россиядә гасырдан артык билгеләп үтелә. Әлеге җылы, һәм якты бәйрәм, елмаюлар, котлаулар белән истәлекле.

06 мартта Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе  белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Мартта үзенчәлекле көн бар» дигән бәйрәм чарасы үткәрделәр. Чарада катнашучылар табышмаклар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр, биремнәрне үтәделәр. Ә.Кәримуллин исемендәге үзәк китапханә белгечләре рецептлар китабын әзерләү буенча мастер-класс оештырды. Бәйрәм уңаеннан котлау җырлары белән социаль хезмәтләрдән файдаланучы Госманов Рим чыгыш ясады.

Бәйрәмдә катнашучыларның барысы да уңай энергия һәм якты тәэсирләр алды. Бәйрәм бик күңелле булды һәм чәй эчү белән тәмамланды.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Саба районы

6
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә, ЛФК инструкторы тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре уткәрелә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International