Онытмаска кирәк!

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

11 апрель көнне Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Халыкара фашист лагерьлары тоткыннарын азат итү көне уңаеннан, балигь булмаган балалар белән чара үткәрделәр.

Чараның максаты: балаларны Бөек Ватан сугышы фактлары белән таныштыру; толерантлык, тарихи фикерләү һәм геноцид корбаннарын искә алу. Балаларга Я.Корчак турында фильм күрсәтелде. Табиб, педагог, язучы Януш Корчак кеше рухының ныклыгы символына әверелде. Чара ахырында социаль педагог балаларны Я.Корчак эшен дәвам итүче волонтерлар эшчәнлеге белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International