8 нче июнь көнне узган “Сабантуй “Игенче”-2025 бәйрәме быел да югары дәрәҗәдә оештырылуы белән аерылып торды.
Милли бәйрәм - Сабантуй бәйрәме алдыннан ҖЧ «Игенче» җәмгыяте белгечләре һәм хезмәткәрләре, авыл алдынгылары , мәдәният хезмәткәрләре Шекше, Алан-Елга, Сәрдә, Иләбәр, Эзмә, Өтернәс авылларында бирнә җыю оештырды. Олыларны, яшьләрне, балаларны берләштереп үткәрелгән йола, быел да оешкан төстә узды.
Уҗым культураларын , күпьеллык үләннәрне тырмалау һәм минераль ашламалар белән тукландыру төгәлләнде.
Чәчү эшләренә керештек.
"Игенче" ҖЧҖендә сабан культуралары 2687 гектарда чәчеләчәк, шулардан 1579 гектарда бөртекле сабан культуралары.
Чәчү эшләрен сыйфатлы башкару өчен ике чәчү комплексы катнаша.
Язгы ярминкәләр башланды , бу безнең быел икенче тапкыр килү.
Халык ярминкәләрне һәм безнең мичтә пешкән коймакларны, самавыр чәен көтеп ала, өстәл яныннан беркайчан да сатып алучылар , кунаклар өзелми.
Һәм без дә, ачык йөзебезне , тәмле сүзебезне һич тә җәлләми, бер дә зарланмый хезмәт күрсәтәбез.
Кайнар чәй һәм коймак белән сыйланучы халык та канәгать , без дә яхшы теләкләр һәм рәхмәт сүзләре ишетәбез.
Әлеге ярышта ҖЧ “Игенче” җәмгыятенең иң җитез , тәвәккәл хезмәткәрләре :
Җиденче март көнне “Игенче” ҖЧҖ дә эшләгән һәм хәзер лаеклы ялда булган ветераннарга азык-төлек тутырылган пакетлар тапшырылды. Комплектка көндәлек кирәкле азык-төлек: ярмалар, көнбагыш мае, чәй һәм тәм-томнар кергән.
"Игенче" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә ел саен үткәрелергә тиешле даими медицина тикшерүе уздырылды, аны Казан шәһәреннән килгән квалификацияле табиблар үткәрде.
23 нче февраль көнне Лесхоз бистәсендә авыл хуҗалыгы оешмалары арасында узган чаңгы ярышында ҖЧ “ Игенче” җәмгыятеннән өч команда: “Игенче-1” , “Игенче –2” ,“Игенче- 3» командалары катнашты.
16 нчы февраль көнне Иске Икшермә авылында үткән хоккей ярышларында " Игенче" командасы да көч сынашты.
Хоккей уены ул-кыю, дисциплиналы һәм командада эшләргә сәләтле чын егетләр уены! "Игенче " командасында уйнаучы хезмәткәрләребез- нәкъ тә шундый характерлы егетләр!
11 нче февраль көнне, Иләбәр авылы янындагы Сабантуй мәйданындагы чаңгы трассасында "Чаңгы юлы Игенче-2025" – чаңгы ярышы узды.