Агросәнәгать өлкәсендә эшләүче 35 яшькә кадәр яшьләр арасында уздырылган “Һөнәре буенча иң яхшы “ конкурсында “ Игенче” җәмгыятеннән өч хезмәткәребез катнашты. Конкурс Казан шәһәрендә 5 нче декабрьдә узды.
Агроном Хаҗиев Рүзәл , механизатор Әхмәтҗанов Ранил , сыер савучы Зарипова Фәнияләр үз һөнәри осталыкларын күрсәтеп ярышларда көч сынашты.Практик һәм теория өлешен уңышлы үтеп дипломларга лаек булды яшь хезмәткәрләребез.
6 нчы декабрьдә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында, “Корстон” күңел ачу үзәгендә хөрмәтләнеп кунак булып кайтты алар.
Безнең җәмгыятьтән өч хезмәткәрнең берьюлы катнашуы безнең өчен бигрәк тә куанычлы.
Тәвәккәл , кыю кыз- егетләребезне алда зур уңышлар көтсен!