Игенче" җәмгыяте биләмәләрендә быел да кардан эшләнгән берсеннән-берсе матур сыннар пәйдә булды

2025 елның 26 декабре, җомга

     Кыш бабай һәм Кар кызы , матур итеп бизәлгән купшы чыршы тирәсендә төрле урман җәнлекләре, мульфильм геройлары,  киләсе -2026 нче елның символы булган җирән ат  , 2025 нче елны озатучы елан  урын алды.

   "Бөек Ватан сугышында  җиңүгә 80 ел", "Ватанны саклаучылар елы", "Рәсәй халыкларының бердәмлеге елы", " Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы", МХО га  кагылышлы, батырларыбызга багышланган стенд, һәрби техникалар ясалып  урнаштырылды.

    Һәрбер эшләнмә уйланып , шушы вакыйгаларны күзаллап , шуларга таянып эшләнелде.

   Яңа ел ул — иң көтеп алына торган, тылсымлы бәйрәм. Үзебез булдырган  шушы әкияти дөньяга чакырып  калабыз.

   Яңа елда -яңа уңышлар насыйп булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International