Ифтар – изге Рамазан ае вакытында дини йола. Менә инде күп еллар рәттән без бу җәмгыятьтә төрле елларда эшләгән ветераннарны һәм белгечләрне Ифтар мәҗлесенә чакырыбыз.
Игелек, яхшылык истән чыкмый."Игенче" ҖЧҖ е Изге Ураза аенда шушы җәмгыятьтә хезмәт куйган, хәзерге көндә лаеклы ялда булган ветераннарга азык- төлектән торган тупланма тапшырды.
22 нче февраль көнне " Игенче" җәмгыятенең иң - иңнәре, чаңгы спортын үз иткән егет- кызлары ,Лесхоз бистәсендә үткәрелгән авыл хуҗалыгы һәм авыл җирлеге идарәсе хезмәткәрләре арасында узган чаңгы ярышында катнашып алдынгы урыннар яулап кайттылар.
"Чаңгы "Игенче" - 2026" ярышында катнашкан һәрбер хезмәткәребезгә бик зур рәхмәт!
Шулкадәр күңелле , матур итеп узып китте!Никадәр энергияле , тырыш хезмәткәрләребез бар бит безнең.
2026 нчы елның 6 нчы февралендә Илебер торак пунктындагы “Игенче” ял паркында чаңгы ярышлары узды.
«Игенче» ҖЧҖ хезмәткәрләре ярышларда уңышлы чыгыш ясап, иң көчлеләр арасында призлы урыннар яуладылар.
“Игенче” ҖЧҖ дә юлларны, ферма , торак, бина түбәләрен кардан һәм боздан вакытында чистарту, җыештырып бару кышкы чорларда иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора.
Хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү максатларында территорияләр даими рәвештә кардан һәм боздан чистартыла.
Территорияләрнең зур мәйданын , күп кар явуын һәм еш бураннар булуын исәпкә алып бу эштә барлык хезмәткәрләр дә актив катнаша.
2026 нчы елның 21 нче гыйнварында Эзмә мәдәният йортында "Игенче" ҖЧҖнең 2025 елга хисап ясау җыелышы булды.
Хоккей буенча район чемпионаты кысаларында" Игенче" ял паркында "Шекше", "Эзмә" һәм "Игенче"командалары көч сынашты.
Хоккейчылар яхшы уен күрсәттеләр һәм бу чара спорт һәм дуслык бәйрәменә әверелде.
Иләбәр авылы янындагы “Игенче” ял итү паркының хоккей мәйданчыгында хоккей буенча көндәлек узган тренировкалар белән беррәттән ярышлар да уза.
“Игенче” хезмәткәрләреннән тупланган “Игенче”командасы һәм Икшермә авылы җыелма командасы очрашты. Иптәшләрчә узган очрашуда ике команда да җанлы, кызыклы һәм мавыктыргыч уен күрсәтте.
Авыл хуҗалыгында эшләүче хезмәткәрләр һәрвакытта да гомуми ихтирамга лаеклы кешеләр.