ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2021 ел
дүшәмбе
Гасырлардан-гасырларга, буыннан-буынга  югалмыйча тапшырылып килгән борынгы бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр, йолалар  күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп безнең көннәргә дә килеп җиткән. Балаларга шул мирасыбызны җиткерү максатыннан 26 нчы март көнне Оет авыл китапханәсе клуб белән берлектә "Халкыбызның гореф- гадәтләре һәм йолалары " дип исемләнгән фольклор кичә үткәрде. Балаларга татар халкының бәйрәмнәре, йолалары турында сөйләдек, халкыбыз җәүһәрләре - чигүле һәм тукылган сөлгеләр, чигүле кулъяулыклар, калфаклар, чулпылар. түбәтәйләр белән таныштырдык, өлкәннәрдән отып алган бишек җырларын башкардык, "Йөзек салыш" , "Түбәтәй" уеннарын уйнадык. Чара Равил Фәйзуллиның "Онытма син" шигырен уку белән тәмамланды.
Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

26
март, 2021 ел
җомга
Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Хуш киләсең, Нәүрүз!”дип исемләнгән язны каршы алу бәйрәме үткәрделәр. Бу көнне авылның олысы-кечесе мәдәният йорты янына җыелган иде. Бәйрәмгә Нәүрүзбикә килде, ә Кыш бабай Нәүрүзбикәдән калышырга теләмәде. Авыл халкы алар белән бергә кышны озатты һәм язны каршы алдылар. Чарада катнашучылар җырладылар, биеделәр, яз турында табышмакларга җавап бирделәр, тәмле чәй эчтеләр, коймак һәм ботка белән сыйландылар. Кыш һәм яз командасына бүленеп, барысы да уеннарда-ярышларда катнаштылар һәм бүләкләр алдылар. Чара бәйрәм атмосферасы һәм катнашучыларда күтәренке кәефе тудырды. "Нәүрүз бәйрәме" - тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме.
Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

25
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе
Язгы каникулларны кызыклы һәм файдалы үткәрү өчен район балалар
китапханәсе үзәк китапханә белән берлектә гимназиянең 1А сыйныф
укучыларына, балалар китап атналыгына багышланган, “Серле китап
эзләреннән” дип исемләнгән квест-уен үткәрделәр, төп максаты: укучыларны
төрле китаплар, төрле геройлар белән таныштыру.
Нолик Тылсымчының тылсымлы таягына рөхсәтсез кагылып кинәт юкка
чыга,Симка аның өчен бик борчыла, ярдәм итү өчен Тылсымчы янына бара.
Тылсымчы тылсымлы таяктан башка ярдәм итеп булмаячагын аңлата һәм
Симкага карта бирә. Карта ярдәмендә берничә утрауда үзеңне сынап карап,
тылсымлы сүзнең хәрефләрен алырга кирәк. Беренче укучылар “Сихерче
утравы” на бардылар, анда аларны Убырлы каршы алды һәм үз биремнәрен
бирде, ягъни тылсымлы сүзләр кайсы әкиятләрдән алынганын белергә тиеш
булдылар. Икенче утрау “Зирәкләр утравы” иде, анда алар Маймыл биргән
китапханә, китапка кагылышлы сүзләрне тәрҗемә итеп, сүзләр төзеделәр,
алга таба бару өчен тылсымлы сүзнең хәрефләрен алдылар. Өченче утрау,
ягъни “Балыклар утравы” нда Русалка да балаларны биремсез калдырмады,
өзекләрне кайсы әкиятләрдән алынган икәнен белергә тиеш булдылар һәм
уңышлы гына җавап бирделәр. Алда укучыларны “Кораб утравы” көтә иде,
анда алар серле сандыкта нәрсәләр бар икәнен белделәр һәм Пираттан
тылсымлы сүзнең хәрефләрен алып юлларын дәвам иттеләр. Алда
укучыларны Тылсымчыдан биремле шакмаклар көтә иде, әлеге биремнәргә
дә укучылар дөрес җавап бирделәр, Тылсымчыдан ахыргы хәрефләрне
алдылар. Тылсымлы сүзләрнең барлык өлешләрен җыеп, балалар моның
“Сизам ачыл” дигән сүз икәнен белделәр. Шуннан соң Ноликны коткарырга
теләделәр, ләкин булдыра алмадылар. Ярдәмгә Тылсымчы үзе килде. Ишекне
ачып, серле китапны табып Ноликны коткардылар һәм Симка белән төрле
фокуслар күрсәттеләр. Шулай ук китап атналыгына багышланган “Китап-юл
күрсәтүче йолдызым” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү дә
ясадылар. Әлеге квест-уенда барлык укучылар да бик актив катнаштылар, үз
осталыкларын күрсәттеләр.
Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

8
февраль, 2021 ел
дүшәмбе
5 февраль көнне Шекше авыл китапханәсе һәм Шекше мәдәният йорты
мөдирләре балаларны Россия фәне көне уңаеннан "Яшь галимнәр" дигән
танып-белү лабораториясенә чакырдылар. Чараның максаты- экспериментлар
ярдәмендә малайларның һәм кызларның танып-белү активлыгын үстерү.
"Могҗизалар академиясе"ндә катнашучыларны тылсымчылар каршы алды.
Тәҗрибәләр аша балалар ничек итеп суны лупа буларак кулланырга, кәгазь
аркылы чыгарга, бау белән тәгәрмәч ярдәмендә инерция законын ачыкларга,
скрепкалар биетергә, сулы стаканда салават күпере ясарга һәм башка төрле
кызыклы күренешләргә өйрәнделәр. Малайларга һәм кызларга
экспериментларны күзәтү һәм үзләрен чын профессорлар кебек хис итү бик
ошады. Шулай ук катнашучылар игътибарына "Экологиягә китап аша" дип
исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

28
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитеты мәдәният бүлеге, «Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе (Әбрар Кәримуллин исемендәге район китапханәсе) 2021 елның 1 февраленнән 15 февраленә кадәр герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан «Моабит дәфтәрләре укыйбыз»  социаль  челтәр акциясе уздыра. Акциядә барлык теләүчеләр катнаша ала. Видеолар  ике телдә: татар һәм рус телләрендә кабул ителә

Акциядә катнашу өчен кирәк:

-Муса Җәлил шигырен сайларга;

 -видеога төшерергә һәм социаль челтәрдә Instagram битенә урнаштырырга.

- акциядә катнашучы исем фамилиясен, шигырь исемен язарга тиеш

- #ЧитаемМоабитскиететради,  #115МусаДжалиль,  #СабинскаяЦБС, #Сабыкультура хэштегларны куярга онытмаска

 

 - Инстаграмдагы @sababiblioteka битенә язылырга.

- акция вакытында инстаграм битегез ачык булырга тиеш;

- анкетаны ирекле формада тутырып һәм ilseyarmetod@mail.ru почтасына җибәрергә.

Социаль челтәр акциясендә катнашучыларның барысы да дипломнар электрон формада җибәреләчәк.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

25
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе
23 гыйнвар көнне Бигәнәй мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, "Зарарлы гадәтләргә каршы көрәш турында чын күңелдән сөйләшү" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде .Очрашуда яшьләр нәрсә ул гадәт, нинди гадәтләр файдалы булып санала, ә кайсылары сәламәт булырга комачаулый икәнен белделәр. Балалар тәмәке тарту, алкоголь, наркомания һәм токсикомания кебек зарарлы гадәтләр һәм сәламәтлек өчен аеруча куркыныч булган зарарлы гадәтләр турында искә төшерделәр. Яшүсмерләр сөйләшүгә актив кушылдылар, тормыштан зарарлы гадәтләрнең кеше сәламәтлегенә һәм үз-үзен тотышына начар йогынты ясавы, тормышларын алкоголь һәм башка психотроп матдәләр куллану белән бәйләргә кирәкме-юкмы икәнлеге турында мисаллар китерделәр. Чара ахырында алар  бердәм нәтиҗә ясадылар: начар гадәтләрсез тормыш – күпкә отышлырак.
Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

15
гыйнвар, 2021 ел
җомга
Искечә Яңа ел – 13 январьдан 14енә каршы төндә иске стиль буенча билгеләп
үтелүче рәсми булмаган популяр бәйрәм.Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб
хезмәткәрләре әлеге бәйрәмне билгеләп үтү максатыннан “Бәхет елы булсын
Яңа ел” дигән исем астында бәйрәм чарасы уздырдылар.Кыш бабай һәм Кар
кызы кунак булып килгән бәйрәм җыр – биюләр,уеннар белән аралашып
барды.Катнашучылар яраткан җырларын җырлап, өйрәнгән шигырьләрен
сөйләп Кыш Бабай капчыгыннан тәмле күчтәнәчләр алдылар.
Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

13
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

Әдәби бәйгесенең I этабы Саба районы Әбрар Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсендә оештырылды. Барлыгы 140 эш кабул ителеп, 141райондашыбыз катнашты һәм 22 эш “Җәлил укулары” III Халыкара бәйгесенең II этабына юлланды. “Яңа ел party” дип исемләнгән әдәби чарада “Җәлил укулары” III Халыкара әдәби бәйгенең I этабында катнашучыларга рәхмәт хаты, җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

17
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе
“Чәк-чәк белән каршылау матур гадәт ул бездә! Шушы татлы ризыктан авыз итегез Сез дә!”, - диеп башланып китте “Сәйлән” клуб берләшмәсенең чираттагы бәйрәм чарасы. Шәмәрдән балалар китапханәсе мөдире Галиәкбәрова Р.Х. «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә “Татар халкының аш-су серләре” дип исемләнгән мастер-класс оештырды. Әлеге чараның максаты - балаларны татар халкының милли ризыклары белән таныштырып,  татар халык ашлары аша тарихыбызга, гореф-гадәтләребезгә, йолаларыбызга карата ихтирам хисе тәрбияләү иде. Бәйрәмебез татар милли ризыклары: чәк-чәк һәм талкыш-кәләвә татып карау белән башланды. “Татар халык ашлары” презентациясе ярдәмендә балалар татар халкының нинди кунакчыл булуын, аш-суының туклыклы, гади, телне йотарлык тәмле, файдалы, төрле булуын белделәр.
 “Ак калфак” татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәис кызының “Тәрбия баскычлары” фильмыннан алынган “Ашау әдәпләре” өзеге балаларга сәхнәләштереп күрсәтелде. Аннан соң “Өстәл артында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре” уены уйнатылды.
Кунак булып чарага “Аю белән кыз” әкиятеннән Аю килде. Балалар Аю алып килгән төрледән-төрле татар милли ризыкларының исемнәрен, үзенчәлеген өйрәнде.
Резеда Вәлиеваның “Ашлар солтаны” шигыре аша балалар икмәкнең иң кадерле ризык, ашлар солтаны икәнен белде. Шулай ук аларга ипинең ничек барлыкка килүе турында презентация күрсәтелде.  
“Ак калач” уеныннан соң балаларга кош теле ясау буенча мастер-класс оештырылды. Балалар зур кызыксыну белән камыр җәйделәр, аннан кистеләр, ә кайберләре пешмәгән килеш татып та карарга өлгерде. Чарага чакырылган әниләр дә балаларга кош теле ясарга булыштылар, үзләренең киңәшләрен бирделәр. Кош телен балалар бакчасы пешекчеләре майда кыздырган арада “Урыныңа барып бас” уены уйнатылды, “Милли татар ашлары” китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде, “Йомры икмәк” әкияте укылды, кош теле рецепты таратылды.
Кош телләребез әзер булуга аларга шикәр оны сибеп, балалар татып карарга ашыктылар һәм әниләрен сыйладылар. Кош телебез бик тәмле, чарабыз бай эчтәлекле булды һәм күңелле үтте.
Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

15
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

 Олы Нырты авыл китапханәсе Урта Нырты авыл клубы белән берлектә авыл яшьләре  арасында «Конституция – илнең Төп законы »дип исемләнгән башваткыч уены һәм әңгәмә үткәрделәр . Хокукый белемнәр илебезнең һәр гражданины өчен бик мөһим, шуңа күрә китапханәче катнашучыларга «Федерация», «Президент», «Парламент» төшенчәләрен искә төшерде, Конституция барлыкка килү тарихы, аның илнең Төп законы буларак формалашуының төп этаплары турында сөйләде. Төп закон демократик дәүләт корылышын ныгытты, анда иң югары максат кеше аның хокуклары һәм ирекләре белән санала. Әңгәмә дән соң чарада катнашучылар «Конституция – илнең Төп законы »дигән Башваткычның хокукый уенында катнаштылар. Анда җиңүче дип Әхмәтшина танылды

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International