"Яшь галимнәр"

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе
5 февраль көнне Шекше авыл китапханәсе һәм Шекше мәдәният йорты
мөдирләре балаларны Россия фәне көне уңаеннан "Яшь галимнәр" дигән
танып-белү лабораториясенә чакырдылар. Чараның максаты- экспериментлар
ярдәмендә малайларның һәм кызларның танып-белү активлыгын үстерү.
"Могҗизалар академиясе"ндә катнашучыларны тылсымчылар каршы алды.
Тәҗрибәләр аша балалар ничек итеп суны лупа буларак кулланырга, кәгазь
аркылы чыгарга, бау белән тәгәрмәч ярдәмендә инерция законын ачыкларга,
скрепкалар биетергә, сулы стаканда салават күпере ясарга һәм башка төрле
кызыклы күренешләргә өйрәнделәр. Малайларга һәм кызларга
экспериментларны күзәтү һәм үзләрен чын профессорлар кебек хис итү бик
ошады. Шулай ук катнашучылар игътибарына "Экологиягә китап аша" дип
исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International