#ӘДӘБИМАРАФОН - 2021 - БАШЛЫЙБЫЗ!

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

#ӘДӘБИМАРАФОН - 2021 - БАШЛЫЙБЫЗ!  2021 елның 1 апрель көнне XV #ӘДӘБИМАРАФОН башлана! Бу юлы #әдәбимарафон финалы татар халкының милли гореф-гадәтләренә тагын да якынрак булачак - аның финалы #әдәбисабантуе форматында үткәрелер дип көтелә. Бу - әлегә гомердә булмаган зур милли чара һәм Сезнең әлеге чараның иң беренче катнашучы булу шансыгыз бар!    XV #ӘДӘБИМАРАФОН проектында катнашу өчен:  1. Вконтакте челтәрендәге "Дөньякүләм әдәбимарафончылар" төркемендәге язма астында катнашуыгызны белдереп "+" куеыгыз, ФИОны һәм ил/төбәк/районны, яшегезне, кайсы соц.челтәрдә катнашуыгызны языгыз. (Мәсәлән, + Раил Гатауллин, ТР Казан, 43 яшь, ВКонтакте). Кеше өчен + куярга ярамый (13 яше тулмаган балаң өчен генә мөмкин, шушы аккаунттан катнашса)  2. Язма белән уртаклашыгыз һәм дусларыгызны да катнашырга чакырыгыз. Яшь һәм ил чикләүләре юк.  3. 21 көн дәвамында бер көн дә калдырмый кулыгызга татар телендә әдәби әсәр, әдәби журнал алып укыгыз, укыганнан иң кызыклы өзекләрне үз диварыгыз #әдәбимарафон #татарстанязучыларберлеге #татнетныүстерүфонды #минмилләткиләчәге һәм автор, нәшрият яисә журнал хэштегларын (мәсәлән, #татарстанкитапнәшрияты) куеп урнаштырыгыз. Әсәрдәге өзеккә туры китереп медиа (фото, видео, аудио) өсти аласыз. 8 яшькә кадәр балалар укыганны матур итеп дәфтәр битенә күчереп яза, ә әниләре аларның язуларын матур итеп фотога төшереп урнаштыра ала. Кешенекен күчермәләп алу тыела. Һәр кеше үз куллары белән, татар хәрефләре белән телне бозмыйяча язарга тиеш. Телне бозып язган вакытта үзегезгә зыян гына килергә мөмкин. Чөнки позитив позитив алып килә, ә негатив негатив алып киләчәк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International