"Нәүрүз бәйрәме"

2021 елның 26 марты, җомга

Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Хуш киләсең, Нәүрүз!”дип исемләнгән язны каршы алу бәйрәме үткәрделәр. Бу көнне авылның олысы-кечесе мәдәният йорты янына җыелган иде. Бәйрәмгә Нәүрүзбикә килде, ә Кыш бабай Нәүрүзбикәдән калышырга теләмәде. Авыл халкы алар белән бергә кышны озатты һәм язны каршы алдылар. Чарада катнашучылар җырладылар, биеделәр, яз турында табышмакларга җавап бирделәр, тәмле чәй эчтеләр, коймак һәм ботка белән сыйландылар. Кыш һәм яз командасына бүленеп, барысы да уеннарда-ярышларда катнаштылар һәм бүләкләр алдылар. Чара бәйрәм атмосферасы һәм катнашучыларда күтәренке кәефе тудырды. "Нәүрүз бәйрәме" - тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International