Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитеты мәдәният бүлеге, «Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе (Әбрар Кәримуллин исемендәге район китапханәсе) 2021 елның 1 февраленнән 15 февраленә кадәр герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан «Моабит дәфтәрләре укыйбыз» социаль челтәр акциясе уздыра. Акциядә барлык теләүчеләр катнаша ала. Видеолар ике телдә: татар һәм рус телләрендә кабул ителә
Акциядә катнашу өчен кирәк:
-Муса Җәлил шигырен сайларга;
-видеога төшерергә һәм социаль челтәрдә Instagram битенә урнаштырырга.
- акциядә катнашучы исем фамилиясен, шигырь исемен язарга тиеш
- #ЧитаемМоабитскиететради, #115МусаДжалиль, #СабинскаяЦБС, #Сабыкультура хэштегларны куярга онытмаска
- Инстаграмдагы @sababiblioteka битенә язылырга.
- акция вакытында инстаграм битегез ачык булырга тиеш;
- анкетаны ирекле формада тутырып һәм ilseyarmetod@mail.ru почтасына җибәрергә.
Социаль челтәр акциясендә катнашучыларның барысы да дипломнар электрон формада җибәреләчәк.