“Ак калач” уеныннан соң балаларга кош теле ясау буенча мастер-класс оештырылды. Балалар зур кызыксыну белән камыр җәйделәр, аннан кистеләр, ә кайберләре пешмәгән килеш татып та карарга өлгерде. Чарага чакырылган әниләр дә балаларга кош теле ясарга булыштылар, үзләренең киңәшләрен бирделәр. Кош телен балалар бакчасы пешекчеләре майда кыздырган арада “Урыныңа барып бас” уены уйнатылды, “Милли татар ашлары” китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде, “Йомры икмәк” әкияте укылды, кош теле рецепты таратылды.
Кош телләребез әзер булуга аларга шикәр оны сибеп, балалар татып карарга ашыктылар һәм әниләрен сыйладылар. Кош телебез бик тәмле, чарабыз бай эчтәлекле булды һәм күңелле үтте.