ЯҢАЛЫКЛАР


18
август, 2021 ел
чәршәмбе

Гаҗәеп матур, искиткеч гүзәл ул безнең туган як җире! Көмеш сулы елга-чишмәләрнең, саф һавалы урманнарның яменә сокланмаска мөмкинме? Җир куеныннан көмеш  балдаклар чыгарып агучы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән?Туган ягыбызга сәяхәтне кайдан башларга соң? Әләбәттә, су буеннан – Мишә елгасыннан, чөнки безнең балачагыбыз, гүя, шуннан башлана, яшел чирәмле чишмә юлы тормышка юл күрсәтә. Чишмәләр кечкенә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл,инеш, дингез һәм океанарга тормыш өрә торган табигать байлыклары буларак әһәмиятле.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

17
август, 2021 ел
сишәмбе

17 август көнне район китапханәсе хезмәткәрләре балалар китапханәсе белән берлектә, “Саф сулы Ямьле Саба” проекты кысаларында, “Кыңгырау” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен ​ “Туган ягым чишмәләре” дип исемләнгән экологик маршрут уздырдылар. Балаларны чишмәләр белән таныштыру, аларның барлыкка килүе, табигатькә карата сак караш тәрбияләү максат итеп куелды. Балалар китапханәчеләрнең суның шифалы үзенчәлекләре, чишмәләрнең кеше тормышында тоткан урыны турында сөйләүләрен зур кызыксыну белән тыңладылар. Су белән күрсәтелгән кызыклы тәҗрибәләрдә балалар бик тырышып катнаштылар. Саф һавада мавыктыргыч, хәрәкәтле “Чибәр кыз, син кайда?”, “Алтын капка” ​ милли уеннар уйнадылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

12
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Чишмәләр—су һәм гүзәллек чыганагы да, җан тынычлыгы бирүче ял урыны да, табигать һәйкәлләре дә алар.  Бүген 12 нче август, җәйнең матур бер көнендә Байлар Сабасы бистәсендә “Саф сулы ямьле Саба” экологик проекты “Саба чишмәләре – халкым йолалары” исеме астында гөрләп үтте. Әлеге проект “Чишмә- яшәү чыганагы”, “Халкымның гореф-гадәт, йолалары”, “Тугам ягым әдипләре” дип аталган юнәлешләрне үз эченә алды. Чара кунакларны ипи-тоз белән каршы алудан башланып китте. Бәйрәм “Келтер” чишмәсе янында узды.

 

 

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

11
август, 2021 ел
чәршәмбе

Китап укучыларны китапханәгә ничек җәлеп итәргә?

Моның өчен китапханә мавыктыргыч чаралар гына түгел, ә яңа эш формалары да эзли. Шундый формаларның берсе - китапханә акцияләре.
11 август көнне Район китапханәсе хезмәткәрләре «Саба» паркында «Укучы эскәмия» акциясен оештырдылар. Безнең эскәмиядә китап укучыларга төрле жанрдагы китаплар – матур әдәбият, детективлар, романнар, балалар әдәбияты ​ тәкъдим ителде. Китапханәчеләр китап күргәзмәсе белән таныштырдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

10
август, 2021 ел
сишәмбе

Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “Шатлык” балалар бакчасында тәрбия алучы балалар өчен “Витаминлы бум” исеме астында сәламәтлек бәйрәме уздырдылар. Балаларны физминутка белән әкият геройлары каршы алды. Төлке китаплар турында легенда сөйләп үзды.  Чара “Тәмле сандык”, “Ярый, ярамый”, “Витаминлы кәрзин” уеннары белән үрелеп барды.  Балалар әкият геройлары белән берлектә файдалы яшелчәләр рәсемнәрен асфальтка акбур белән ясадылар. Бәйрәм күмәк флешмоб белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

9
август, 2021 ел
дүшәмбе

Юлбат  мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре 2002 елда барлыкка килгән Бөтендөнья мәчеләр көненә багышланган «Минем ягымлы һәм назлы җәнлегем» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

6
август, 2021 ел
җомга

Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “Кыңгырау” балалар бакчасында тәрбия алучы балалар өчен “Сәламәт яшәү” исеме астында сәламәтлек бәйрәме уздырдылар. Балаларны физминутка белән әкият геройлары каршы алды. Шүрәле китаплар турында легенда сөйләп үзды.  Чара “Тәмле сандык”, “Ярый, ярамый”, “Витаминлы кәрзин” уеннары белән үрелеп барды.  Балалар әкият геройлары белән берлектә файдалы яшелчәләр рәсемнәрен асфальтка акбур белән ясадылар. Бәйрәм күмәк флешмоб белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

26
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген 26 нчы июль,  җәйнең ямьле  бер көнендә Олы Нырты авылында Чәбия Чирчи авыл клуб мөдире, Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәре һәм Урта Нырты авыл клуб мөдире белән берлектә   “Саф сулы ямьле Саба” экологик проектын уздырдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

13
июль, 2021 ел
сишәмбе

“Саф сулы ямьле Саба” экологик проектының Лесхоз бистәсендәге маршруты
Бүген 13 нче июль, җәйнең матур бер көнендә Лесхоз бистәсендә “Саф сулы ямьле Саба” экологик проекты гөрләп үтте. Әлеге проект “Авылымның су чыганаклары”, “Халкымның гореф-гадәт, йолалары”, “Тугам авылым әдипләре” дип аталган юнәлешләрне үз эченә ала. Чара кунакларны ипи-тоз белән каршы алудан башланып китте. Бәйрәмнең беренче өлеше “Сиренко” күле янында узды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

24
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

24 июнь көнне Әбрар Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсендә Расих Сабировның “Яшә, Саба-Йорт: шәхесләр һәм язмышлар” китабын тәкъдир итү кичәсе уздырылды. Әлеге китапка Саба районы тарихында тирән эз калдырган шәхесләр, аларның язмышы тупланып бирелгән.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International