19 август көнне район китапханәсе хезмәткәрләре балалар китапханәсе белән берлектә, “Саф сулы Ямьле Саба” проекты кысаларында, “Шатлык” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен “Туган ягым чишмәләре” дип исемләнгән экологик маршрут уздырдылар. Балаларны чишмәләр белән таныштыру, аларның барлыкка килүе, табигатькә карата сак караш тәрбияләү максат итеп куелды. Балалар китапханәчеләрнең суның шифалы үзенчәлекләре, чишмәләрнең кеше тормышында тоткан урыны турында сөйләүләрен зур кызыксыну белән тыңладылар. Су белән күрсәтелгән кызыклы тәҗрибәләрдә балалар бик тырышып катнаштылар. Саф һавада мавыктыргыч, хәрәкәтле “Чибәр кыз, син кайда?”, “Алтын капка” милли уеннар уйнадылар.