Гаҗәеп матур, искиткеч гүзәл ул безнең туган як җире! Көмеш сулы елга-чишмәләрнең, саф һавалы урманнарның яменә сокланмаска мөмкинме? Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып агучы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән?Туган ягыбызга сәяхәтне кайдан башларга соң? Әләбәттә, су буеннан – Мишә елгасыннан, чөнки безнең балачагыбыз, гүя, шуннан башлана, яшел чирәмле чишмә юлы тормышка юл күрсәтә. Чишмәләр кечкенә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл,инеш, дингез һәм океанарга тормыш өрә торган табигать байлыклары буларак әһәмиятле. 18 август көнне Шекше авылы китапханәчесе, мәдәният йорты мөдире “Саф сулы - ямьле Саба” экологик проектының Шекше авыл җирлегендәге маршрутын уздырдылар. Чара кунакларны баллы, татлы чәк-чәк белән каршы алудан башланып китте. Бәйрәмебезнең беренче өлешендә “Галим чишмәсе” янында Шекше авылының һәм чишмәләрнең тарихы белән таныштырылды. Чарабызның хөрмәтле кунагы шагыйрә-якташыбыз Илмира Гыймаева “Галим чишмәсен” узенең балачак чишмәсе дип атады һәм аңа багышлап язылган яңа гына табадан төшкән шигыре белән таныштырды. Авылдашыбыз, күп еллар Саба район китапханәләр системасы җитәкчесе булып эшләгән хезмәттәшебез Таһирова Римма Исламовна тарихи мәгълүматләрне тагын да тулыландырды. Шекше авылының Татарстан урамында яшәүчеләрнең юлы “Галим чишмәсеннән” өзелми диярлек, янәшәдә генә яшәүче Гибадуллин Фоат Кәбир улы өчен ул аеруча якын. Әлеге су чыганагы аның улы Нүрсил Гибадуллин тарафыннан әле кайчан гына матурлап куелган иде. Фоат абый әлеге чишмәгә бәйле фактлар белән экологик марафонда катнашучыларны да таныштырды. Бәйрәм Алан-Елга авылында урнашкан “Саимә чишмәсе”янында дәвам итте. Шекше мәдәният йортының “Зиләйлүк” фольклор коллективы биредә кунакларны үзләренең моңлы җырлары белән каршы алдылар. Алар шулай ук Мишә елгасына төшеп, борынгыдан килгән көнкүреш йоласын “бодай юу” күренешен күрсәттеләр. Бодай кипкән арада балалар бөртекләрне кош-кортлардан сакларга калды, ә олылар гармунга кушылып күңелле җырлар башкарып, “Бармаклы”, “Йозаклы”, “Назалы” кебек халык уеннары уйнадылар. Чарабыз самавырда кайнаган бөтнекле, мәтрүшкле, гөлҗимешле чәй эчеп Илмира Гыймаеваның шигырләрен укып дәвам итте. Саба районы китапханәләр системасы директоры Ләйсән Билалова экологик марафонның максатларын аңлатып үтте, катнашучыларга һәм оештыручалрга рәхмәтләрен җиткерде. Чишмәләр-безнең рухи байлыгыбыз. Чишмә һәм җыр, чишмә һәм гореф-гадәт, чишмә һәм тел. Чишмәләр белән безнең татар халкының гореф-гадәтләре дә тыгыз бәйләнгән. Киләчәк буынга үзебезнең йолаларны, гореф-гадәтләрне тапшырып калу – безнең изге бурычыбыз. Чишмәләрне саклап, яңаларны тапсак, авылларыбыз дә яшәрер, матурланыр. Һәр зур елга кечкенә чишмәләрдән башлана.Шуны онытмыйк!Туган якның җырчы чишмәләре бертуктаусыз челтерәп аксыннар!