“Саф сулы ямьле Саба” экологик проект

2021 елның 13 июле, сишәмбе

“Саф сулы ямьле Саба” экологик проектының Лесхоз бистәсендәге маршруты
Бүген 13 нче июль, җәйнең матур бер көнендә Лесхоз бистәсендә “Саф сулы ямьле Саба” экологик проекты гөрләп үтте. Әлеге проект “Авылымның су чыганаклары”, “Халкымның гореф-гадәт, йолалары”, “Тугам авылым әдипләре” дип аталган юнәлешләрне үз эченә ала. Чара кунакларны ипи-тоз белән каршы алудан башланып китте. Бәйрәмнең беренче өлеше “Сиренко” күле янында узды. Анда кунаклар Лесхоз бистәсенең кыскача тарихы, бистәбезнең үзешчән шагыйрәсе Сәрия апа Хафизова иҗаты белән таныштылар,  “Кер чайкау” күренешен карадылар. Сәрия апа үзенең “яңа гына табадан төшкән” шигырьләрен безгә тәкъдим итте. Шулай ук шагыйрәнең иҗаты һәм бистәбезенең сулыклары турында күргәзмә дә оештырылган иде. Аннары Фәрит абый кунакларны Лесхозның сулыклары һәм аларның тарихы белән таныштырды. “Сиренко” күленең гүзәл табигате барыбызның да йөрәкләрен әсир итте. Чараның икенче өлеше “Чүлник” күлендә дәвам итте. Монда “Чүлник” һәм “Карпат” күлләре тарихы сөйләнде, “Мунчала чыгару” күренеше күрсәтелде. Аннары гармун моңы астында урамнарны тутырып чишмә янына таба юл тотылды. Чишмәдә “Киленгә су юлы күрсәтү” йоласы күрсәтелде һәм проектның эстафета символы булган су тутырылган шешә Ныртыдан килгән кунакларга тапшырылды. Чарабыз дендро бакчада мичтә пешкән коймак белән чәй эчү белән тәмамланды. Алга таба да сулыкларны, табигатебезне саклап, йолаларыбызны истә тотып, мондый күңелле очрашулар насыйп булсын дигән теләктә калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International