Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре 2002 елда барлыкка килгән Бөтендөнья мәчеләр көненә багышланган «Минем ягымлы һәм назлы җәнлегем» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Танып-белү сәгатендә балалар 4 мең ел элек мәченең кешегә ияләшүе турында белделәр. Күп кенә күргәзмәләрдә булганнан соң, мәчеләр йорт хайваннары сыйфатында популярлыгы , никадәр төрлелеге булуларын күрергә мөмкин. Еш кына мәчеләр әкият, мультфильм геройлары булалар. Китапханәче "Просто день кота" дигән китап күргәзмәсенә кыскача күзәтү ясады, мәчеләр турында берничә китап укыдык, табышмакларга җаваплар эзләдек. Чара ахырында катнашучылар кечкенә мәчеләре белән таныштырдылар. Моның кадәр бәхет, позитив, яхшы энергия бүләк иткән җан ияләрен ничек яратмаска инде?
Мәчеләр белән конкурслар оештырылды, балалар бер-берсе белән ярышып, табигать кочагында төрле уеннар уйнадылар.