“Саф сулы ямьле Саба” экологик проекты “Саба чишмәләре – халкым йолалары”

2021 елның 12 августы, пәнҗешәмбе

Чишмәләр—су һәм гүзәллек чыганагы да, җан тынычлыгы бирүче ял урыны да, табигать һәйкәлләре дә алар.  Бүген 12 нче август, җәйнең матур бер көнендә Байлар Сабасы бистәсендә “Саф сулы ямьле Саба” экологик проекты “Саба чишмәләре – халкым йолалары” исеме астында гөрләп үтте. Әлеге проект “Чишмә- яшәү чыганагы”, “Халкымның гореф-гадәт, йолалары”, “Тугам ягым әдипләре” дип аталган юнәлешләрне үз эченә алды. Чара кунакларны ипи-тоз белән каршы алудан башланып китте. Бәйрәм “Келтер” чишмәсе янында узды. “Өлкәннәр ”клубы әгъзасы Гомәров Равил Габдулла улы Саба тарихы һәм чишмәләр тарихы белән таныштырды. Шулай ук кунакларга китап күргәзмәсе аша бистәбезнең үзешчән шагыйрьләренең иҗатлары тәкъдим ителде.

Бәйрәм барышында килгән кунакларга гореф-гадәтләребез, йолаларыбыздан  торган “Каз бәбкәсе саклау”, “Яңгыр яудыру” ,“Кер чайкау”, “Самавыр агарту”, “Печәнгә төшү“ күренешләрен  карадылар. Шулай ук елга буенда яшь парларның вәгъдәләшү, киленгә “Су юлы күрсәтү” күренеше дә игътибарга лаек булды. Бәйрәм татар- халык җырлары һәм уеннары белән үрелеп барылды. Үзәкләштерелгән  китапханәләр системасы директоры Ләйсән Ракыйп кызы Билалова проектның эстафета символын Сатыш китапханә мөдиренә тапшырды. Бәйрәм чишмә янында чәй эчү белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International