Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре тарафыннан тапшырылган документлар пакетлары буенча дәүләт теркәве сроклары кыскартылды. Шулай итеп, күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән алыш – бирешләрне теркәү вакыты закон нигезендә билгеләнгән 9дан 5 эш көненә кадәр кыскартылган; бер үк вакытта кадастр исәбендә һәм хокукларны дәүләт теркәвенә алганда-12дән 9 эш көненә кадәр. Документларны электрон рәвештә дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте Порталы аша биргәндә (rosreestr.ru) - бу срок нибары бер эш көне тәшкил итә!
2019 елның 15 ноябреннән өлешчеләрнең хокукларын яклау фонды торак-төзелеш кооперативлары әгъзаларына түләүләрне гамәлгә ашыра ала торган нормалар үз көченә керә.
2019 елның 1 ноябреннән «күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында № 286 ФЗ үзгәрешләренең берсе үз көченә керә.
2019 елның 9 аенда Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тарафыннан эскроу счетлары механизмын кулланып өлешләп катнашу буенча 637 килешү теркәлгән.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең рәсми сайтында rosreestr.tatarstan.ru ,агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча төзелгән кадастр инженерлары рейтингы, «кадастр инженерын сайлап алу» өстәмә битендә урнаштырылды.
Элегрәк хәбәр иткәнебезчә, сентябрь аенда Россиядә «кадастр эшчәнлеге турында» һәм «күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында»гы законнарга үзгәрешләр үз көченә керде. Моның белән бәйле рәвештә, гражданнар өчен нәрсә үзгәрде, Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы вәкилләре – Илгиз Шиһабиев һәм Дмитрий Малинин бергәләп әңгәмә кордылар.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә күчемсез милек объектларына арест салу һәм аларны алу тәртибе белән бәйле сораулар буенча кайнар линия булды. Казанда гражданнарның сорауларына арестларны дәүләт теркәвенә алу бүлеге башлыгы Лилия Фәхретдинова җавап бирде. Сезнең игътибарга аларның иң актуальләрен тәкъдим итәбез.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Youtube каналында татарстанлыларның җир мөнәсәбәтләре өлкәсендәге законнарны үтәве турында видеоролик урнаштырды.
25 сентябрь көнне 15.00 һәм 21.00 сәгатьтә, «Россия 24 " телеканалында, сентябрь аенда булган күчемсез милек өлкәсенә кагылышлы законнардагы үзгәрешләргә багышланган интервью булачак.
24 сентябрь көнне 8.00 дән 12.00 гә кадәр, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе, күчемсез милек объектларына арест салу һәм алу тәртибе белән бәйле сораулар буенча «Бердәм кайнар линия көне» үткәрәчәк.