Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы Россия 24 телеканалында күчемсез милек өлкәсендәге яңалыклар турында

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

25 сентябрь көнне 15.00 һәм 21.00 сәгатьтә ,«Россия 24 " телеканалында, сентябрь аенда булган күчемсез милек өлкәсенә кагылышлы законнардагы үзгәрешләргә багышланган интервью булачак.

Аерым алганда, Татарстан Росреестры вәкиле Илгиз Шиһабиев, Комплекслы кадастр эшләрен үткәрүне көтмичә, өстәмә квадрат метрларны ничек законлаштырырга кирәклеге турында сөйләячәк, ә кадастр палатасы вәкиле Дмитрий Малинин булган яңалыкларны исәпкә алып, җир кишәрлеге чикләрен килештерү тәртибен аңлатачак.

Өстәмә рәвештә шуны хәбәр итәбез, булган теле - һәм радиоэфирларның язмалары белән Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең rosreestr.tatarstan.ru  рәсми сайтында ,"Матбугат хезмәте: "видеосюжетлар", "радиоэфирлар",  бүлегендә," Вконтакте" социаль челтәрендә (vk.com/rosreestr16), шулай ук Youtube тагы "Татарстан Росреестры»"каналында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International