Җир законнарын бозу турында

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Youtube каналында татарстанлыларның җир мөнәсәбәтләре өлкәсендәге законнарны үтәве турында видеоролик урнаштырды.

Билгеле булганча, җир кишәрлекләре милекчеләре арасында төрле хокук бозучылар очрый: берәүләре билгеләнгән чикләрне үтәми, икенчеләре җирне тиешенчә файдаланмый. Мондый милекчеләр җир законнарын боза. Татарстан Росреестрында мондый хокук бозуларны кисәтү өчен махсус бүлекчә – җир күзәтчелеге эшли. Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең Дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге башлыгы Илнур Галиев белән әлеге юнәлештә нинди эш алып барылуы турында әңгәмә кордык.

Видеороликны сылтама буенча карарга мөмкин https://www.youtube.com/watch?v=AfqP6czW8rQ.

Исегезгә төшерәбез, быел Татарстан Росреестры гражданнарга күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча оператив мәгълүмат һәм консультация бирү өчен YouTube каналын эшләтеп җибәрде.  Үз каналын ачып, Татарстан Росреестры гражданнар өчен тагын да ачык һәм үтемле булырга омтыла. Әлеге каналда иң актуаль темаларга интервьюлар куела, күчемсез милек өлкәсендә закон үзгәрешләре яктыртыла, шулай ук гражданнарга консультацияләр бирелә һ. б.

Безнең Татарстан Росреестры каналына язылыгыз һәм күчемсез милек өлкәсендәге барлык вакыйгалардан хәбәрдар булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International