Татарстан Росреестрында күчемсез милек объектларына арест салу һәм алу сораулары буенча кайнар линия эшләячәк

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

24 сентябрь көнне 8.00 дән 12.00 гә кадәр, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе, күчемсез милек объектларына арест салу һәм алу тәртибе белән бәйле сораулар буенча «Бердәм кайнар линия көне» үткәрәчәк.

Казан халкының сорауларына (843)255-25-71 телефоны буенча арестларны дәүләт теркәвенә алу бүлеге башлыгы Лилия Фәхретдинова җавап бирәчәк. 

Татарстан Республикасының башка шәһәр һәм районнарында яшәүчеләр өчен телефоннар Идарәнең rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында, шулай ук Гражданнар мөрәҗәгате -Кайнар линияләр бүлегендә урнаштырылган.

Шалтыратыгыз һәм сорауларыгызны бирегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International