«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты” дәүләт казна учреждениясендә открытка ясау буенча мастер-класс

2025 елның 5 гыйнвары, якшәмбе
5 гыйнвар көнне Югары Утар балалар интернат-йортында тәрбияче Е.Н. Сергеева җитәкчелегендә Раштуа открыткасы ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Чара "Христос Раштуасы бәйрәме" тарихы турында сөйләүдән башланды. Аннан соң иҗади этапка - үз куллары белән төсле кәгазьдән Раштуа открыткасын ясауга кучтеләр. Мастер - класста катнашучылар үзләренең иҗади эшләре өчен төсләрне һәм декоратив элементларны үзләре сайладылар. Чара барышында һәркемнең открыткасы үзенчәлекле килеп чыкты. Бу кабатланмас иҗат җимешләре дуслары өчен җылы һәм кабатланмас бүләк булды. Мастер-класста һәр катнашучы яхшы кәеф белән китте, чөнки аларның кулларында үз куллары белән ясалган иң кыйммәтле бүләк бар иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International