«Югары Утар психик тайпылышлары булган граңданнар өчен балалар интернат-йорты» дәүләт казна учреждениясендә «Гаилә кунакханәсе» иҗтимагый проектын ачу тантанасы

2024 елның 12 октябре, шимбә

12 нче октябрь көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты» дәүләт казна учреждениясендә «Гаилә кунакханәсе» иҗтимагый проектын ачу тантанасы булды.

Иҗтимагый проект 2024 елның 1 августында старт алды. «Гаилә кунакханәсе» проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Гаилә кунакханәсе» иҗтимагый проектын гамәлгә ашыру турындагы нигезләмәгә туры килү шартлары тудырылды. Балаларның ата-аналары, башка туганнары белән очрашу өчен махсус бүлмәләр оештырылды һәм төзекләндерелде. Учреждениенең барлык белгечләре һәм педагоглары белән гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен ата-аналар һәм балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр белән дәресләр үткәрелә.

Ачылу уңаеннан чарада катнашучыларның һәрберсенә Гаилә елы символы булган ромашка - беләзекләр тапшырылды. Беләзекләрнең төсләре буенча барысын да төркемнәргә бүленде һәм алты мәйданчыкта мастер-класслар үткәрелде. Азакта попечительләр советының киңәйтелгән утырышы уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International