27 сентябрь - тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге барлык хезмәткәрләр көне. Нәкъ менә шушы көнне, 1863 елда Россия империясендә беренче заманча балалар бакчасы ачылган дип санала. Мәктәпкәчә белем-шәхес формалашуның беренче баскычы.
Тәрбияче хезмәте-бөтен мәгариф системасы өчен нигез булып тора. Бүген безнең учреждениедә дә иртә күңелле котлаулардан һәм матур теләкләрдән башланды.
"Мөстәкыйль яши алам" төркеме тәрбиячесе Ю.Р. Зиннурова белән бергә тәрбиячеләр өчен татар милли ризыгы бәлеш әзерләүләре дә күңелле сюрприз булды. Балалар барысын да бәйрәм белән котладылар һәм бәхет, сәламәтлек теләделәр.