Балаларга юл-транспорт травматизмын кисәтү-бөтен җәмгыять проблемасы, балалар учреждениеләренең өстенлекле бурычларыннан берсе. Аны уртак көч белән генә хәл итеп була. Шуңа күрә ЮХИДИ инспекторлары белән очрашулар һәрвакыт актуаль һәм мөһим.
18 нче сентябрь көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесе тәрбияләнүчеләре «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесының Саба бүлекчәсе өлкән инспекторы Насибуллин Илнур Дамир улы һәм ТР профилактик эшләр буенча Саба бүлекчәсе начальнигы Ягафарова Гүзәл Назыйф кызы белән очраштылар.
Очрашу барышында инспектор тәрбияләнүчеләргә юлларда, җәяүлеләр үтү урыннарында үзләрен ничек дөрес тотарга кирәклеге турында сөйләде, автотранспорт өчен балалар тоткарлау җайланмалары һәм аларны куллану кирәклеге турында сөйләде. Очрашу ахырында ул балаларга юлда сак булырга теләде.