Заманча һәм инициативалы педагогларның Бөтенроссия күләм форумы

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Районыбызның “Сәләтле балалар өчен «ОНИКС» мәгариф үзәге”ндә  зур колач белән заманча һәм инициативалы педагогларның өч көнлек Бөтенроссиякүләм форумы узды. Бу мөһим вакыйга Россиянең 32 төбәгеннән, шул исәптән Чувашия Республикасы, Ростов-на-Дону, Санкт-Петербург, Липецк, Башкортостан һәм башка бик күп географик нокталардан 200 дән артык катнашучыны җыйды. Форумга Татарстан Республикасының төрле районнарыннан 148 педагоглар килде.

Өч көн дәвамында форум кунаклары иҗат һәм һөнәри үсеш атмосферасына чумдылар. Катнашучыларны педагогика турында төрле мастер-класслар, шулай ук спикерларның мавыктыргыч чыгышлары җәлеп итте, алар арасында Светлана Рекуненко, Мәрьям Салихова, Ольга Ефимова, Иван Высоцкий, Арман Костанян, Екатерина Тихонова, Петр Степичев һәм мәгариф өлкәсендә башка күренекле шәхесләр бар иде.

Форумның беренче көнендә укытучыларга иҗади кичә оештырылды, алар анда үзләрен флористика,  чәй ясау сәнгатендә сынап карадылар,  көндәлек макияж нигезләрен үзләштерделәр, мозаикадан картиналар иҗат иттеләр  һәм хәтта уң ярымшарда рәсем ясарга да өйрәнделәр. Катнашучылар рәхәтләнеп гитара астында җырладылар, дустанә һәм илһамландыргыч атмосфера тудырдылар.

Форумның икенче көне заманча белем бирү алымнарының актуаль проблемалары турында фикер алышу өчен мәйданчык булды. Спикерлар белем бирүнең өр-яңа алымнарын, уку процессына яңа технологияләр кертүне һәм сәләтле балалар өчен төрле типтагы уңайлы белем бирү мохите булдыруны тәкъдим иттеләр. Катнашучылар актив рәвештә сораулар бирделәр, үз фикерләре белән уртаклаштылар һәм үз төбәкләрендә уңышлы тормышка ашырыла торган эш тәҗрибәләрен тәкъдим иттеләр. Бу үзара хезмәттәшлек педагогик бергәлекләрнең үсешенә ярдәм итә торган тәҗрибә уртаклашуның мөһим өлешенә әверелде.

Күчмә өлешсез дә булмады, чөнки форум кунаклары өчен төрле экскурсияләр оештырылды: алар Лесхоз бистәсендәге дендрология бакчасында булдылар, бассейнда йөзделәр, тимераякта шудылар һәм Байлар Сабасы  белән якыннан таныштылар. Оештыручылар гына түгел, катнашучылар үзләре дә белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашып активлык күрсәттеләр. Педагоглар фикерләр һәм табышлар белән уртаклашып, мәгарифтәге уңышның төп факторлары бердәмлек һәм хезмәттәшлек булуын аңладылар. Форум тәмамлануның күңелле ноктасы итеп һәркемгә рәхмәт хатлары тапшырылу вакытын да әйтеп китү дөрес булыр. Һәр катнашучы форумнан күңелле тәэсирләр белән генә түгел, ә яңа тәҗрибә белән дә китте, үзенең педагогик күнекмәләрен баетты һәм алга таба эшләү өчен идеяләр туплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International