«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты» дәүләт казна учреждениясендә граждан җәмгыятен үстерүгә бирелгән Татарстан Республикасы Рәисе гранты акчаларына "АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды тарафыннан “Балаларның шәм, аромасаше һәм сабын укыту-җитештерү остаханәсе” проекты гамәлгә ашырыла

2024 елның 26 июле, җомга
Сабын кайнату, аромасаше һәм шәм кайнату буенча 11 яшьтән 23 яшькә кадәрге балалар өчен дәресләр үткәрелә. Укучылар һәр дәрестә үзләренең сабыннарын нинди төстә һәм нинди исле итеп ясарга икәнен үзләре сайлыйлар. Сабын ясау процессы бик озакка сузыла, бүлмә майларның тылсымлы хуш исләре, үләннәрнең, чәчәкләрнең һәм тәмләткечләрнең тере исләре белән тула. Дәресләр җылы атмосферада уза, сабын әзерләү, шәм кайнату процессыннан балалар бик зур ләззәт ала. 27 апрель көнне Байлар Сабасында "Абилимпикс"фестивале булып узды. Безнең балалар бу фестивальдә катнашып мастер-класс күрсәттеләр. Алар сертификат һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Күп кенә эшләнмәләр хөрмәтле кунакларга һәм туган көн бәйрәменә бүләк ителә. Киләчәктә эшләнмәләребезне сатуга чыгарырга телибез. Балалар бу дәрескә бик теләп йөриләр һәм көннән-көн сабын кайнату турында күп яңалыклар беләләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International