«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә «Игелек бүләк ит» волонтерлары белән очрашу.

2024 елның 28 июне, җомга

«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә «Игелек бүләк ит» волонтерлары белән очрашу узды.

Бу очрашу Хәтер һәм кайгы көне белән туры килде. Чара башында барысы бергә бер минут тынлык белән искә алдылар. Волонтерлар ретро машиналарда килделәр. Тәрбияләнүчеләр белән юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган төрле уеннар уздырылды.

Ә аларга җавап итеп, безнең тәрбияләнүчеләр тәрбиячеләр белән волонтерлар өчен «Технологик үсеш елы» һәм «Гаилә елы»на юнәлдерелгән мастер-класслар үткәрделәр.

Ахырда волонтерлар тәрбияләнүчеләребезне машиналарда йөрттеләр, тәрбияләнүчеләргә онытылмаслык хисләр һәм кыйммәтле бүләкләр бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International