«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә «Россия безнең йорт» дип исемләнгән күңел ачу чарасы.

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

12 нче июньдә тәрбиячеләр Тимергалиева А.Н. һәм Яруллина Р.Р. «Россия безнең йорт» дип исемләнгән күңел ачу чарасы үткәрделәр.

Максат: тәрбияләнүчеләрдә патриотизм һәм үз ватанына мәхәббәт хисләре формалаштыру.

12 нче июньдә безнең илдә Россия көне билгеләп үтелә. Бу азатлык, тынычлык һәм яхшылык бәйрәме. Ул безнең күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген символлаштыра.

Әлеге күңел ачу чарасы саф һавада узды. Тәрбияләнүчеләр үзләре яшәгән ил турында белемнәрен күрсәттеләр. Шунысын да әйтергә кирәк, безнең тәрбияләнүчеләр Россия Федерациясе гимнын беләләр һәм һәрвакыт җырлыйлар. Балалар эстафеталарда катнашты. Россия турында яраткан җырларын башкардылар һәм «Мин, син, ул-бергә бөтен ил» флешмобын биеделәр. Барлык тәрбияләнүчеләр дә үз Ватаннары - Россия турында беләләр һәм аны яраталар.

Безнең ил зур һәм көчле держава һәм һәр граждан, хәтта кечкенә дә, аның белән хаклы рәвештә горурлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International