Бүгенге көндә балалар травматизмы җитди социаль проблема булып тора, чөнки балалар һәм яшүсмерләр сәламәтлеге илебез үсешенең иң мөһим ресурсларының берсе булып тора.
Балалар сәламәтлеген саклау атналыгы кысалыгында, 8 нче июньдә шәфкать туташы Галимҗанова А.Ф. тәрбияләнүчеләр өчен «Спорт һәм көнкүреш җәрәхәтләре» темасына әңгәмә үткәрде.
Әңгәмәнең максаты: тәрбияләнүчеләрнең игътибарын шәхси куркынычсызлык темасының мөһимлегенә җәлеп итү.
Әңгәмә вакытында шәфкать туташы балаларны спорт һәм көнкүреш җәрәхәтләре белән таныштырды. Төрле җәрәхәтләр белән беренче медицина ярдәмен ничек күрсәтергә икәнен сөйләде һәм күрсәтте. Балалар травматизмын профилактикалау буенча кайбер киңәшләр бирде.
Балалар травматизмы-җитди проблема, ләкин ата-аналар баласын күзәтеп торсалар һәм аны куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтсәләр, күп җәрәхәтләрдән кача алырлар.