«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесенең «Бер гаилә- бер нәсел! Бер нәсел- бер дөнья!» дип исемләнгән концерты.

2024 елның 19 мае, якшәмбе

17 нче май көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесенең «Бер гаилә- бер нәсел! Бер нәсел- бер дөнья!» дип исемләнгән концерты булып узды.

Концерт «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы кысаларында узды. Фестивальдә безнең учреждениедән 5 гаилә командасы катнашты.

Конкурсның беренче этабы кысаларында мәдәният йортының тамаша залында күргәзмәләр оештырылды, анда катнашучылар үзләренең шәҗәрә агачларын – буыннан-буынга тапшырыла торган Шәҗәрә һәм гаилә реликвияләрен, милли ризыкларны тәкъдим иттеләр, халык традицияләре турында сөйләделәр.

Конкурсның икенче этабында катнашучылар үз гаиләләренә багышланган иҗади номерлар тәкъдим иттеләр. Концерт залы сәхнәсендә концерт номерлары күрсәттеләр һәм үзләренең шәҗәрәләрен тәкъдим иттеләр.

Чара дәвамында конкурсантларның чыгышларын жюри әгъзалары бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International