Мастер-класс

2024 елның 2 гыйнвары, сишәмбе

Китапханә белән кышкы каникуллар күңелле, белемле һәм гадәти түгел. Бүген Чабья Чурчын авыл клубында ( бирү пунктында) шатлык, күңел ачу һәм дусларча аралашу атмосферасы хөкем сөрде.Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире һәм Чабья Чурчи авыл клубы мөдире белән балалар өчен « яңа ел уенчыклары ясыйбыз« дигән мастер - класс оештырдылар .Чыршы уенчыкларын  күркәләрдән үз кулларың белән ясарга була. Алар ясау җиңел, матур һәм чыдам. Урман чыршысын  киендерү өчен, сатып алынган уенчыкларны кулланырга кирәк түгел. Матур чыршы уенчыгын хәтта гади күркәләрдәндә ясарга мөмкин. Торле агач күркәләре уникаль бизәкләр өчен бик яхшы материал. Чара башында балаларга күркәләр белән эшләү кагыйдәләре турында сөйләделәр, катнашучыларкүркәләрне  мишура белән бизәделәр, ясалма кар яудырдылар. Үз куллары белән ясалган яңа ел уенчыкларын балалар үзләре белән алып, яңа ел чыршыларын бизәделәр. Мастер-класс танып белү һәм бик күңелле атмосферада узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International