21-нче июль көнне Югары Утар балалар интернат-йортында тәрбияче Сиразиева Г.Ф., 23-нче июль көнне билгеләп үтеләчәк “Сәүдә хезмәткәре көне” якынлашу сәбәпле, “Мин сатучы булам” дигән чара үткәрде.
- Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту культурасы күнекмәләрен ныгытырга, балаларга кешеләрнең тормышында акчаның әһәмиятен аңлатырга, сатучы һөнәренә карата игътибар җәлеп итәргә теләдем, - ди тәрбияче Гөлчәчәк Сираҗиева.
Башта сатучыга нинди күнекмәләр кирәклеге турында әңгәмә булды. Кибетләрдә булган бүлекләр турында сөйләштеләр. «Мин сатучы булам» уены барышында балалар сатучы өстәле артында торып карадылар, кәгазь һәм тиен акчалар кабул иттеләр, сдачалар кайтардылар, сәүдә нокталарында барлыкка килә ала торган диалоглар алып бардылар.
Әлеге чарада алган тәҗрибәне балалар киләчәктә практикада да куллана алачаклар.