«Кулинария» станциясе

2023 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

    «Һөнәрләр шәһәре «Saba Balahoner»» проекты кысаларында, балаларны мөстәкыйль тормышка әзерләү, төрле һәм сәламәт азык-төлек әзерләү күнекмәләрен булдыру максатыннан, Саба муниципаль районының «Сәләтле балалар мәктәп-интернаты»нда «Кулинария» станциясе эшли. Ул үз алдына түбәндәге бурычларны ала:

 - кулинариядә укучыларның иҗади сәләтләрен формалаштыру һәм үстерү;

- аралашу культурасын формалаштыру;

- хезмәт күнекмәләре, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен тәрбияләү;

- укучыларның эстетик зәвыгын үстерү;

- балаларның кулинариядә белемнәрен киңәйтү.

Бу дәресләр иҗади сәләтне, мөстәкыйльлекне үстерергә, фантазияне күрсәтергә һәм үзеңнең иҗади эшчәнлек нәтиҗәсен күрергә мөмкинлек бирә. Әлеге станциядә балалар көнкүрештә файдалы булырга өйрәнәләр һәм сайланган һөнәргә беренче адым ясау буенча өстәмә белем-күнекмәләр алалар.

Бүген 20 июль көнне «Кулинария» станциясендә кунакта Явлаштау, Иштуган, Лесхоз, Килдебәк урта мәктәпләре һәм Олы Арташ төп мәктәбе укучылары булды. Чара барышында җиләк-җимеш һәм аларның файдасы турында мәгълүмат бирелде. Укучылар үз куллары белән җиләк-җимеш салаты әзерләделәр. Балаларның үзләренең хезмәт нәтиҗәсе булганга ул бик тәмле килеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International