Боз сараена сәяхәт

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

               Ура! Каникуллар!  Һәр мәктәп  укучысы каникулны түземсезлек белән көтеп ала.  29 март көнне «Сабантуй» спорт мәктәбе спортчылары биатлон тренерлары Шакирҗанов Д.М. белән берлектә Лесхоз бистәсендәге боз сараенда булдылар.

               Боздагы күңелле музыка, яхшы кәеф, дусларның янәшәдә булуы – болар барысы да балаларга ышаныч өсти. Хәтта тәҗрибәсе булмаган бала өчен дә тимераякта  шуу ул – зур рәхәтлек бирә.  Әле алай гына түгел, сәламәтлекне ныгыта, физик сыйфатлар һәм күнекмәләрне үстерә.  Мондый сәяхәтләр балалар һәм тренерлар арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да якыйнайта, үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек атмосферасын булдыра.

               Балалар вакытларын файдалы уздырдылар, күп эмоцияләр һәм якты тәэсирләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International