Югары Утар балалар интернат-йорты тәрбияләнүчеләре – җиңүчеләр!

2023 елның 17 марты, җомга

12-16 март көннәрендә Мордовия Республикасының Саранск шәһәрендә «Интеллектуаль тайпылышлары булган кешеләр арасында өстәл теннисы буенча Россия Чемпионаты" узды.

Югары Утар балалар интернат-йорты тәрбияләнүчеләре Новиков Андрей, Вәлиев Камил, Щава Ксения һәм Кадыйрова Полина тренерлары Исмаилов Хайём һәм тәрбияче Шәйхиева Елена җитәкчелегендә Татарстан Республикасы данын яклап уңышлы чыгыш ясадылар.

Нәтиҗәләр белән алар безне бик сөендерделәр: парлы ир-атлар разрядында, ИН-2 классында Новиков Андрей һәм Вәлиев Камил 2-нче урынны яуладылар һәм II дәрәҗә диплом һәм көмеш медальләр белән бүләкләнделәр. Катнаш парлы разрядта ИН-2 классында 3-нче урынны Щава Ксения һәм Вәлиев Камил яулады. Алар III дәрәҗә диплом һәм бронза медальләр белән бүләкләнәләр. Ялгыз разрядта Новиков Андрей 3-нче урынны яулады һәм шулай ук  III дәрәҗә диплом һәм бронза медаль белән бүләкләнде. Ә Кадыйрова Полина, хатын-кызлар парлы разрядында, ИН-2 классында, 1-нче урын яулады  һәм I дәрәҗә диплом һәм алтын медаль белән бүләкләнде.

Тренерлары  Хайём Фарход улын һәм тәрбияләнүчеләребезне әлеге җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба да  уңышлар һәм ныклы сәламәтлек телибез.

 Әфәрин, без сезнең белән горурланабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International