15 октябрь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, балалар белән «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне» - акциясендә катнаштылар
«Бөтендөнья азык-төлек көне» кысаларында, Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен азык - төлек куркынычсызлыгы, җирле азык-төлек продуктларын һәм кулинария традицияләрен алга этәрү мәсьәләләренә багышланган «Бөтендөнья азык-төлек көне "дигән Бөтенроссия дәресе үткәрелде.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты аучылык байлыкларының сан динамикасын анализлауны дәвам итә. Бүген-боҗыр.
2021 елда яңа бәйрәм - Әтиләр көне барлыкка килде. Ул октябрьнең һәр өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Һәр бала тормышында әтинең мөһим роле бәхәссез, истәлекле дата сабыйны тәрбияләүдә ата-ананың икесе дә тигез катнашу мөһим булуын искәртергә тиеш. Чөнки һәр бала тормышында иң мөһиме-аның гаиләсе. Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре «Әтиләр көне» уңаеннан әтиләр һәм уллар өчен «Минем әти-минем горурлыгым» дип исемләнгән уен-ярышлар оештырдылар. Алар спорт уеннарында да, кызыклы конкурсларда да ярыштылар. Балалар әтиләре белән бергә үзләрен җитезлектә, тизлектә, иҗади фикердә күрсәттеләр. Үз проблемаларын читкә куеп, чакыруга җавап биргән һәм балаларыбызга ярдәм итү өчен безгә килгән әтиләргә без бик рәхмәтле. Мондый ярышлар балалар белән бергә спортка мәхәббәт һәм хөрмәт, дуслык, гаиләдә үзара аңлашу тәрбияли.
16 октябрьдә Бөтендөнья Икмәк көне билгеләп үтелә. Икмәк-кешенең тормыш, сәламәтлек һәм иминлек символы. Ул башка продуктлар арасында аерылып тора, өстәл башына куела, туендыручы булып санала. Тенеки авыл клубында 16 октябрьдә узган чара «Икмәк - табын кояшы» бәйрәме нәкъ менә шул темага багышланган иде. Чарада икмәк, кеше тормышында әһәмияте, икмәккә сакчыл караш турында сүз барды.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Авдонина Л.Г. Саба, Теләче, Кукмара районнары, Мамадыш районы һәм Мамадыш шәһәре гражданнарын 2021 елның 26 октябрендә 14.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр видеоконференцэлемтә режимында кабул итәчәк
14 октябрь көнне Сүлә авыл клубында әвәләү буенча "Оста куллар-искиткеч эш ясыйлар"дигән мастер-класс үткәрелде.Әвәләү белән шөгыльләнү балаларга сәнгати тәрбия бирүнең бер формасы булып тора. Мәктәптә балага сабырлык, пөхтәлек, кул җитезлеген һәм күз үлчәменең төгәллеген үстерү, теләсә кайсы эшкә иҗади якын килү өчен – әвәләү ярдәм итәчәк. Балалар тозлы камыр һәм пластилин белән бик мавыгып эшләделәр.Алар тозлы камырдан Г.Тукай әкиятендәге "Су анасы" аппликациясен ясадылар.Тагын матур сыннар да ясадылар.Пластилиннан тузганаклар,көнбагыш ясадылар.Балаларга мастер-класс бик ошады,алар бик күп уңай эмоцияләр алдылар, барысына да бик күңелле булды.
10 октябрь көнне Сүлә авыл клубында «Табышмаклар чишмәсе-табигать " дигән экологик викторина үткәрелде.Викторина барышында балалар табигатьне саклауда кешенең нинди роль уйнавын белделәр. Алар актив рәвештә әңгәмә кордылар, сорауларга җавап бирделәр, кешенең әйләнә-тирә мохит белән бәйләнешен билгеләделәр. Ахырда коры яфраклардан һәм миләшләрдән аппликация ясадылар.
Курсабаш авыл җирлегендә бюджет оешмалары эшчеләре, "Урман утырту көне" акциясендә катнашып чыршылар утырттылар.