"Оста куллар-искиткеч эш ясыйлар" дигән мастер-класс.

2021 елның 18 октябре, дүшәмбе

14 октябрь көнне Сүлә авыл клубында әвәләү буенча "Оста куллар-искиткеч эш ясыйлар"дигән мастер-класс үткәрелде.Әвәләү белән шөгыльләнү балаларга сәнгати тәрбия бирүнең бер формасы булып тора. Мәктәптә балага сабырлык, пөхтәлек, кул җитезлеген һәм күз үлчәменең төгәллеген үстерү, теләсә кайсы эшкә иҗади якын килү өчен – әвәләү ярдәм итәчәк. Балалар тозлы камыр һәм пластилин белән бик мавыгып эшләделәр.Алар тозлы камырдан  Г.Тукай әкиятендәге "Су анасы" аппликациясен ясадылар.Тагын матур сыннар да ясадылар.Пластилиннан тузганаклар,көнбагыш ясадылар.Балаларга мастер-класс бик ошады,алар бик күп уңай эмоцияләр алдылар, барысына да бик күңелле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International